Зәй офыклары

«Узган елга караганда эш күбрәк башкарылачак»

Жәй - төзү-төзекләндерү эшләре алып бару өчен иң отышлы чор. Мәдәният тармагына караган нинди объектлар сафка баса, кайсыларында нинди эш бара? Алар яңа иҗат сезонына әзер булырмы? Соңгы өч елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшли. Агымдагы елда әлеге программа...

Жәй - төзү-төзекләндерү эшләре алып бару өчен иң отышлы чор. Мәдәният тармагына караган нинди объектлар сафка баса, кайсыларында нинди эш бара? Алар яңа иҗат сезонына әзер булырмы?

Соңгы өч елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшли. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында Иске Тәкмәктә шундый клуб сафка басып килә. Биредә төзелеш эшенә узган ел ахырында керешелде. Агымдагы елда стенасы күтәрелеп, түбәсе ябылды, тәрәзәләр куелды, биредә хәзер эчке эшләр башкарыла һәм биләмә төзекләндерелә. Төзелеш эшен "Эверест" ширкәте башкара, ул 9,5 миллион сумга төшәчәк. Бина барлыгы 346,9 квадрат метр мәйдан били. Клубта китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты да урын алачак. Мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина әйтүенчә, яңа күпфункцияле үзәк июль ае ахырында тапшырылачак.

Югары Шепкә авыл мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә март аенда ук керешелде. 80нче елларда сафка баскан мәдәният йорты үзе караңгы, үзе салкын иде. Хәзер бинаның тәрәзәләре, идән һәм сәхнә, тамбур түбәсе, җылылык, электр белән тәэмин итү системасы алыштырылды, эчке сылау эшләре башкарылды. Бу көннәрдә мәдәният йортында исә агарту, буяу эшләре бара. Биредә эш июль ае ахырына тәмамланыр дип көтелә.

Шәһәребез йөзен билгеләүче "Космос" яшьләр үзәген дә төзекләндерү планлаштырыла. Бинаның фасады, отмоскалары яңартылачак. Фасады яңартылган үзәк Ялчыгол скверын тагын да баетачак, мәртәбәле итәчәк, ди мәдәният идарәсе башлыгы.

Иске Зәй мәдәният йортының алдагы елларда алгы як фасады яңартылган иде, тиздән аның арткы өлеше төзекләндереләчәк. Мирный мәдәният йортының исә тамаша залын ремонтлау бурычы тора.

Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музее түбәсе шактый тузган иде, ул ныклап төзекләндереләчәк. Яңа Спас мәдәният йортының түбәсен дә ремонтлау планлаштырыла. Шыкмай белән Поручик клубларында исә электр белән тәэмин итү системаларын алыштыру ниятләнә.

Урта Багражда халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортта ремонт эшләре башкарылды. Биредә йортның түбәсе, өлешчә тәрәзәләре алыштырылды, яңа идән җәелде, стеналары яңартылды.

-Агымдагы елда мәдәният идарәсенә караган биналарда, узган елга караганда, күләмле эш башкарылачак. Иң мөһиме, алар яңа иҗат сезонына әзер булачак, - ди Сәрия Батршина.

Шул рәвешле, мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонын яңа, яңартылган, төзекләндерелгән биналарда ачып җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: