Зәй офыклары

Яңа шәһәрдә тагын бер йорт калка

Шәһәребезнең Жуков урамында социаль программа буенча ике подъездлы биш катлы йорт калка. Март аенда башланган төзелеш эшләре дәвам итә: бүгенге көндә аның икенче катын монтажлау эшләре бара. Төзелешнең инвесторы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. Подрядчысы - районда мәгълүм СК "Рось" ҖЧШ. Биредә эш ике сменада бара. 6-7...

Шәһәребезнең Жуков урамында социаль программа буенча ике подъездлы биш катлы йорт калка. Март аенда башланган төзелеш эшләре дәвам итә: бүгенге көндә аның икенче катын монтажлау эшләре бара. Төзелешнең инвесторы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. Подрядчысы - районда мәгълүм СК "Рось" ҖЧШ.

Биредә эш ике сменада бара. 6-7 "КамАЗ" машинасы Чаллыдан тимер-бетон панельләр ташый. Район җитәкчелеге торак төзелешен контрольдә тота. Атна саен урында киңәшмәләр уза. Аларда эш сыйфаты тикшерелә, кимчелекләр вакытында бетерелә.

Бу - 2005 елда гамәлгә кергән социаль ипотека программасы буенча Зәйдә төзелүче йортларның алтынчысы. Җиде ел дәвамында программа барлыгы 386 гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мөмкинлек бирде. Узган ел программа буенча төзелгән Җиңү проспектының 19нчы йортыннан 61 гаиләгә фатир бирелде. Шуның 23е - бюджет тармагында эшләүче гаилә, 9ы - кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гаилә, 6сы - "Социаль ипотека" программасын финанслаучы предприятие эшчесе. Фатирларга булган ихтыяҗ кимеми. Бүгенге көнгә социаль ипотека программасы буенча тораклы булырга теләүче 38 гаилә исәптә тора. Әлеге йортта бер бүлмәле - 50, ике бүлмәле - 10 һәм өч бүлмәле 5 фатир булачак. Фатирларны сайлау мөмкинлеге дә бар. 12 гаилә конкурстан үткән, 53 фатир исә хуҗаларын көтә. Конкурстан үтүчеләрнең күбесе бер һәм ике бүлмәлегә дәгъва итә. Бер бүлмәлеләр 30 квадрат метрдан 40ка кадәр, ике бүлмәлеләр - 54, өчлеләр 73 квадрат метр тәшкил итә. Шулай итеп, социаль ипотека программасы - тораклы булуның бер юлы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: