Зәй офыклары

Йортлар – депутатлар контролендә

«Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәтенә караган Энергетиклар урамының 7нче йортында ремонт барышы тикшерелде. Биредә эшне «Управдом» ҖЧШ алып бара. Ширкәт төзү-төзәтү эшләренә 15 мартта керешкән һәм 0дән югары канализация торбалары тулысынча алыштырылган, подвалда кабель сузу өчен лотоклар көйләнгән, яктырту эшләре башкарылган. 2нче подъездда ванналарны җиргә тоташтыру эшләре төгәлләнгән. Йортта яшәүчеләр...

«Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәтенә караган Энергетиклар урамының 7нче йортында ремонт барышы тикшерелде.

Биредә эшне «Управдом» ҖЧШ алып бара. Ширкәт төзү-төзәтү эшләренә 15 мартта керешкән һәм 0дән югары канализация торбалары тулысынча алыштырылган, подвалда кабель сузу өчен лотоклар көйләнгән, яктырту эшләре башкарылган. 2нче подъездда ванналарны җиргә тоташтыру эшләре төгәлләнгән. Йортта яшәүчеләр белән проблемалар килеп чыкмасын өчен ремонтчылар тотылган электр энергиясен исәпләү өчен аерым прибор куйган. Эшчеләр белән куркынычсызлык техникасы турында инструктаж үткәрелгән, бу турыда тиешле журнал ачылган.

Әлеге йортны капиталь төзекләндерү өчен 3 миллион 945 мең сум акча каралган. Эш күләменең зур булуын, бирелгән средстволарны вакытында үзләштереп бетерү кирәклеген исәпкә алып, эш темпларын арттыру кирәклеге искәртелде. Подъезд җаваплылары, депутатлар график үтәлешен даими контрольдә тотачак.

Марсель Хуҗин,

шәһәр Советы рәисе урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: