Зәй офыклары

Юл-тротуарлар төзеклеге – кеше иминлеге

Җәй - юл-тротуарлар төзекләндерү, яңаларын салу өчен кулай чор. Район җитәкчелеге бу эшне контрольдә тота. Агымдагы елда әлеге җәһәттән башкарма комитет тарафыннан шәһәр территориясен төзекләндерү буенча муниципаль максатчан программа эшләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов белән әңгәмәбез юллар һәм тротуарлар төзекләндерү, салу хакында. - Сергей Васильевич, әлеге программага киңрәк...

Җәй - юл-тротуарлар төзекләндерү, яңаларын салу өчен кулай чор. Район җитәкчелеге бу эшне контрольдә тота. Агымдагы елда әлеге җәһәттән башкарма комитет тарафыннан шәһәр территориясен төзекләндерү буенча муниципаль максатчан программа эшләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов белән әңгәмәбез юллар һәм тротуарлар төзекләндерү, салу хакында.

- Сергей Васильевич, әлеге программага киңрәк тукталсагыз иде...

- Программа нигезендә эш алып барыла, аны финанслауга 93836000 сум средство тотылачак. Шулай ук урам-юл челтәрен ремонтлауга һәм карап тотуга җирле бюджеттан - 23292008, республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленде. Юл-тротуарлар төзеклеге кеше иминлеге белән турыдан-туры бәйле. Төзек-каралган юллар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, юл һәлакәтләре саны кимүгә китерә.

- Әлеге программа буенча шәһәрнең кайсы урамнарында юл-тротуарлар салынды?

- Нефтьчеләр проспекты (Нариманов урамыннан Ленин урамына кадәр), Октябрь (Комсомол урамыннан Гагарин урамына кадәр), Иске Зәй бистәсендә Калинин, Зәй урамнары юллары ремонтланды, Мирный бистәсендәге Көзге һәм Преображенская урамнары юлларына вак таш җәелде. "Спорт-Рыболов" кибетеннән Октябрь урамының 1а йортына, Гагарин урамында (Ленин урамыннан "Имфа" базарына кадәр), Иске Зәй бистәсендә "Каенкай" балалар бакчасыннан 1нче мәктәпкә кадәр арага тротуар салынды. Бистәнең Ульянов һәм Толстой урамнары арасындагы баскетбол мәйданчыгына асфальт түшәлде. Бүген Октябрь урамының 1"б" йортыннан Яңа шәһәр боҗрасына кадәр тротуар салына. 4нче микрорайонда Татарстан һәм Сугышчы-интернационалистлар, Иске Зәйдә Чкалов урамнары юллары ремонтлана.

- Бу эш алга таба кайсы урамнарда дәвам итәчәк?

- Нефть базасы микрорайонында яшәүчеләр соравы буенча җирле бюджет хисабына Нефть базасы, Автоюл, Яңа урамнары юллары ремонтланачак. Биредә әлеге эшләр 2877131 сумга төшеп, 670 метр тәшкил итәчәк. Август аена шулай ук Ялчыгол, Октябрь (Никифоров урамыннан Гагарин урамына кадәр), Энергетиклар урамының 5нче йортыннан Нефтьчеләр проспектының 40нчы йортына кадәр (балалар бакчасы тирәли) тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.

- Шәһәр территориясен төзекләндерү буенча муниципаль программаны үтәгәндә инвалидлар һәм коляска белән йөрүче яшь әниләр исәпкә алынамы?

- Һичшиксез. 55 урында юлларда махсус төшү-менү баскычлары ясау планлаштырылган иде, 25е инде тапшырылды. Шунысын да искәртим, алар инвалидлар җәмгыяте белән берлектә кабул ителә.

- Тышкы яктылык - шулай ук урам-юл челтәрләренең аерылгысыз өлеше. Әлеге җәһәттән кайларда нинди эш башкарыла?

- Бүгенге көндә Мирный бистәсендә Чатлык, Таң, Наратлы, Преображенская, Шоссе, шәһәрдә Энергетиклар урамнарында яктырткычларны ремонтлау эше тәмамлана. Ул хәзер Рәфыйков, Завод (шикәр заводыннан Пушкин урамына кадәр), Мирный бистәсендә Миләшле урамнарында бара.

Агымдагы елның өченче кварталында бу эш Нариманов урамы, Иске Зәй бистәсендә Горький, Зәй, Воздвиженка бистәсендә Юл урамнарында башкарылачак. Әлеге эшләрнең подрядчылары - "Управдом" ҖЧШ, "РИОСТАТ-Строй" (Казан шәһәре) һәм "Горсвет" ҖЧШ (Чистай шәһәре).

- Шәһәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы яңа юл билгеләре урнаштыру эшенә тукталып узсагыз иде...

- Юл билгеләре кую эше район башлыгы инициативасы белән транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен аеруча җитди контрольгә алуны күздә тотып эшләнә. Әлеге эшне тендер откан Самара подрядчылары башкара. Шәһәрдә 128 яңа юл билгесе (286454 сумлык) урнаштырылды. Алдагы елларда тагын шундый 172 билге кую планлаштырыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: