Зәй офыклары

Юлчылар эш башлады

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы февраль уртасында юллардагы чокырларны ямауга кереште. Кыштан чокыр ямауга керешү юл һәлакәтләрен булдырмау өчен эшләнә. Юллар төзеклеге хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүен яхшы аңлый юлчылар. Бу эш аеруча проблемалы участокларның берсе булган Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсеннән Мирныйга илтүче юлда бара. Филиалның кече асфальт заводы...

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы февраль уртасында юллардагы чокырларны ямауга кереште. Кыштан чокыр ямауга керешү юл һәлакәтләрен булдырмау өчен эшләнә. Юллар төзеклеге хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүен яхшы аңлый юлчылар.

Бу эш аеруча проблемалы участокларның берсе булган Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсеннән Мирныйга илтүче юлда бара. Филиалның кече асфальт заводы да эшкә җигелде. Чокыр ямау салкын ысул белән башкарыла. Бу ысул белән һава температурасы 10 градустан түбән булганда да эшләргә була. Чокыр-чакыр ямау гына дисәң дә, ул күп вакыт, чыгым ала. Филиал юлчылары ел саен 20 мең квадрат метрда чокыр-чакыр ямый. Аларны агымдагы елда күп күләмле эш көтә. Оешмага караган юлларны карап чыгып, проблемалы өлешләрне билгеләдек, Зәй-Бохарай, Зәй-Сарман, Төги юллары начарланган, алга таба әлеге юлларда чокырлар ямалачак, ди идарәнең производство-техник бүлеге җитәкчесе Фәргать Лотфуллин.

Оешмадан бу эшкә өч берәмлек техника җәлеп ителгән. Юлчылар Вадим Чечеров, Галия Байкиева, Вера Рамазанова үз эшләрен җаваплылык тоеп, намус белән башкара.

- Эш кенә булсын, салкын да, эссе дә дип тормыйбыз, - ди алар, беравыздан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: