Зәй офыклары

Юллар, ишегаллары яңара

Шәһәрдә тротуарларны төзекләндерү, яңаларын салу буенча зур эш алып барыла. Моның өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге эшләрне "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары башкара һәм ул сентябрь аенда Тавлин урамыннан башланды. Бер атна дигәндә, әлеге урам юллары тәртипкә китерелде. Аннан юлчылар Җиңү проспектының 24,...

Шәһәрдә тротуарларны төзекләндерү, яңаларын салу буенча зур эш алып барыла. Моның өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге эшләрне "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары башкара һәм ул сентябрь аенда Тавлин урамыннан башланды. Бер атна дигәндә, әлеге урам юллары тәртипкә китерелде. Аннан юлчылар Җиңү проспектының 24, 26, 28нче йорт ишегаллары юллары-тротуарларын төзекләндерде. Әлеге йортлар файдалануга тапшырылганнан бирле ишегалды юллары ремонтланмаган булган. Оешма бер үк вакытта Гыйләҗев урамына юл салды, Казан урамының 2, 4; Ленин урамының 1а, 1б, 1в йортлары ишегалды юлларын тәртипкә китерде. 1в йорты ишегалды юлының кое янындагы урыннары аеруча начар иде. Юл тәртипкә китерелгәч, әлеге кимчелек беткән. 1а йорты ишегалды юлы исә проблемалы иде. Әлеге йортта 35 ел яшим, дүртенче подъезд алдында гел су җыелып торды, юл начар иде, ди Фәния Әхмәтова. Юлчылар әлеге йорт ишегалды юлын менә дигән итеп тәртипкә китергән.

Октябрь урамының 7, 9нчы йортлары ишегаллары юллары да төзекләндерелде. Кыскасы, барлыгы 24 ишегалды юл-тротуарлары тәртипкә китереләчәк. Көннәр генә аяз торып, җылы булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: