Зәй офыклары

Юллар, ишегаллары яхшыра

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага шәһәрдә йорт ишегаллары юлларын төзекләндерү эше тулы куәткә бара. Әлеге җәһәттән "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы хезмәткәрләре узган атнада Нариманов урамы, Комсомол урамының 67а йорты ишегалды юлларын ремонтлады. Соңгысының уртасы чокыр-чакырлы булып, еш пычрак су җыелып тора иде. Бу атнада исә юлчылар эшне Гагарин...

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага шәһәрдә йорт ишегаллары юлларын төзекләндерү эше тулы куәткә бара. Әлеге җәһәттән "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы хезмәткәрләре узган атнада Нариманов урамы, Комсомол урамының 67а йорты ишегалды юлларын ремонтлады. Соңгысының уртасы чокыр-чакырлы булып, еш пычрак су җыелып тора иде.

Бу атнада исә юлчылар эшне Гагарин урамының 53а йорты ишегаллары юлын рәтләүдән башлады. Әлеге урам юлы да проблемалы иде. Биредә ишегалды юлын ремонтладык, тротуар, подъездларга керә торган урыннарны төзекләндерәсе бар, ди производство җитештерү бүлеге башлыгы Фәргать Лотфуллин.

Бу көннәрдә эш Гагарин урамының 55нче йорты ишегалдында бара. Әлеге ишегалды юлы да начар хәлдә иде.

- Яңгырдан соң дүрт-биш урында су җыела, соңгы подъезд каршындагы юл җәен дә кипми иде, - ди биредә яшәүче Светлана Оборина.

Әлеге ишегалды юлы киңәйтелеп, машиналар куярлык итеп ясала. Хуҗалар ишегалларында машиналарын калдырып, безгә кыенлык тудыра, эшне тоткарлый, ди участок башлыгы Геннадий Носов. Машинаның хуҗасын табып, аны алдырганчы шактый вакыт уза икән. Ә бит юлчыларның һава торышы яхшы торганда шактый юл ремонтлыйсы бар. Гагарин урамыннан соң алар Октябрь урамының 1 «а» йорты, Иске Зәйдә Яшьлек урамының 7нче йорт ишегаллары юлларын төзекләндерүгә керешәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: