Зәй офыклары

Зәйдә 14 йортта капиталь ремонт уздырыла

Агымдагы елда шәһәр-районда 14 йортта капиталь ремонт уздырыла. Алар - Гагарин урамының 53а, 55; Ленин урамының 5; Комсомол урамының 63, 67а; Җиңү проспектының 1/09, 1/15; Жуков урамының 11; Төзүчеләр урамының 3, 20; Ал. Бистәсенең Яңа урамы 35, Энергетиклар урамы 9а; Тавлин урамының 26; Клуб урамының 15нче йортлары. Йортларны төзекләндерүгә барлыгы...

Агымдагы елда шәһәр-районда 14 йортта капиталь ремонт уздырыла. Алар - Гагарин урамының 53а, 55; Ленин урамының 5; Комсомол урамының 63, 67а; Җиңү проспектының 1/09, 1/15; Жуков урамының 11; Төзүчеләр урамының 3, 20; Ал. Бистәсенең Яңа урамы 35, Энергетиклар урамы 9а; Тавлин урамының 26; Клуб урамының 15нче йортлары.
Йортларны төзекләндерүгә барлыгы 63 миллион сумга якын акча сарыф ителәчәк. "Идарәче компа-ния" торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШенә - 4, "Ышаныч" ширкәтенә - 2, "Тугыз кат", "Иске Зәй", "17 подъезд" ширкәтләренә 1әр йорт карый. Йортларда ремонт эшләрен "Заинск кровля" "ЖилРемСтрой-Сервис", "Стройка-Сервис", "СтройКомплекс" "Ремстройпрофи", "Таттехпромпроект"ның Чистай фили-алы башкара.
Бүгенге көндә 11 йортта төзекләндерү эшләре бара: 7 йортның (Гагарин урамы 53а, 55; Ленин урамы 5, Комсомол урамы 63, 67а; Җиңү проспекты 1/15, Жуков урамы 11нче йорт) кайнар һәм салкын су си-стемалары, Комсомол урамының 63нче йортыннан кала, әлеге санап кителгән йортларның канализация системалары яңартыла. Җылыту сезоны тәмамлангач, җылыту системалары да алыштырылачак. Бер йортта түбә, берсендә фасад, өченче йортта подъездлар ремонтлана, 1 йортта исә җылылык көйләү узелы урнаштырыла. 7 йортның фасадына капиталь ремонт ясалачак, бер йортта исә лифт җайланма-сы алыштырылачак, 1 йортта подвал ремонтланачак.
Ремонт барышын көн саен торак-комуналь хуҗалыгы, төзелеш, энергетика, юл һәм элемтә хуҗалыгы бүлеге белән "Идарәче компания" ҖЧШ, Түбән Кама торак инспекциясе вәкилләре бергәләп тикшереп тора. Эш график буенча алып барыла.
Гагарин урамының 53а йорты моннан 30 ел элек файдалануга тапшырылган, торбалар шактый тузган. Бу йортта кайнар, салкын су, канализация системалары 80 процентта алыштырылган. Йортның 4 фати-рында әлеге эшләр тәмамланган инде.
- Торбалар череп беткән инде, кышын алар тишелеп, астагы каттагыларны бастырмасам иде дип куркып яшәдем. Бу проблема хәл ителәчәк болай булгач, - ди Әлфия Сәлимова.
Күрше 55нче йорт исә 1982 елда файдалануга тапшырылган. Әлеге йортның түбәсен дә яңарту план-лаштырыла.
- Иң мөһиме, эшне сыйфатлы һәм вакытында тапшыруга басым ясала, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, энергетика, юл һәм элемтә хуҗалыгы бүлеге башлыгы Азат Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: