Зәй офыклары

Зәйдә социаль ипотека буенча 35 фатирлы йорт төзү планлаштырыла

Зәйдә социаль ипотека программасы буенча 35 фатирлы йорт төзүгә соңгы әзерлек эшләре бара. Жуков урама 7Б адресы буенча төзеләчәк бу йортта 22 фатир уйнатылып, үз хуҗаларын тапкан. 8 фатир "Татнефть" ААҖ соравы буенча резервка калдырылган. Елдан-ел социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә фатирны шәхси милек итеп рәсмиләштерү өчен дә...

Зәйдә социаль ипотека программасы буенча 35 фатирлы йорт төзүгә соңгы әзерлек эшләре бара. Жуков урама 7Б адресы буенча төзеләчәк бу йортта 22 фатир уйнатылып, үз хуҗаларын тапкан. 8 фатир "Татнефть" ААҖ соравы буенча резервка калдырылган. Елдан-ел социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә фатирны шәхси милек итеп рәсмиләштерү өчен дә уңайлы мөмкинлекләр арта бара, бу гаиләләрне кызыксындыра. Мәсәлән, 2012 елдан әлеге программа буенча фатир алучылар, республика торак фонды белән займ килешүе төзеп, аны шәхси милек итеп рәсмиләштерә алалар. Районда әлеге мөмкинлектән файдаланучы гаиләләр шактый. Кыскасы, торак белән бәйле һәр республика программасы да кешеләргә уңайлы яшәү шартлары тудыруны күз уңында тота, - ди Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды Түбән Кама төбәкара вәкиллегенең Зәйдәге вәкиле Роберт Садретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: