Зәй офыклары

Зәйдә урам юллары төзекләндерелә

Зәйдә шәһәрнең һәр районында үзәк урамнарны төзекләндерү эше бара. Иске асфальтны кубарып, яңасын салу эше белән тендер нигезендә эш күләме откан Алексеевск районының юлларны төзекләндерү оешмасы шөгыльләнә. Бүгенге көнгә юлчылар 4 урамда: Тавлин, Казанская, Никифоров урамнарында, Ленин урамының Нефтьчеләр урамыннан алып Никифоров урамына кадәр өлешендә, заманча техника белән тузган асфальтны...

Зәйдә шәһәрнең һәр районында үзәк урамнарны төзекләндерү эше бара. Иске асфальтны кубарып, яңасын салу эше белән тендер нигезендә эш күләме откан Алексеевск районының юлларны төзекләндерү оешмасы шөгыльләнә. Бүгенге көнгә юлчылар 4 урамда: Тавлин, Казанская, Никифоров урамнарында, Ленин урамының Нефтьчеләр урамыннан алып Никифоров урамына кадәр өлешендә, заманча техника белән тузган асфальтны кубарып алдылар. Алга таба алар бу урыннарда яңа бетон салу белән шөгыльләнәчәк.

-Быел безнең районга юлларны төзекләндерү, асфальтлау өчен төрле республика программалары кысаларында барлыгы 90 миллион сум акча бирелде. 15 миллион сум республикада юлларны тәртипкә китерү программасы буенча бирелсә, аңа юл хуҗалыгы буенча тагын 15 миллион сум өстәлде. 20 миллион сум вак ташлы балчыклы катнашма белән юлларны түшәүгә тәгаенләнде. Хәзер исә тагын өстәмә 40 миллион сум акча республика бюджетыннан күчерелде. Тукай, Полевая, Чехов, Мичурин, Казанская урамнарында, Җиңү поспектында өлешчә төзекләндерү башкарылды. Аларны "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы хезмәткәрләре башкара. Урам юлларын яңарту белән бергә газоннарны төзекләндерү дә игътибар үзәгендә. Җирле бюджеттан бу максатка 1 миллионга якын акча бүленде. Хәзер шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгына рулонлы газоннар салу, матур куаклар утырту, чәчәклекләр араларын вак гранит ташлар белән бизәү, гомумән, шәһәр урамнарын зәвыклы итү йөкләнде, - ди шәһәр башкарма комитеты башлыгы Сергей Максимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: