Зәй офыклары

Ак юллар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Ниһаять, куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Кулларына аттестатлар алып, таралышыр көннәре җитте мәктәп тәмамлаучыларының.

Кичәге укучылар иртәгәдән мөстәкыйль тормышка юл алып, кемдер укырга китәчәк, икенчеләр эшкә урнашып, хезмәт юлын башлаячак.
Быел Зәй районында 177 яшь кеше урта мәктәпне тәмамлый. Алар өчен бүген  мәктәпләрдә аттестатлар тапшыру тантанасы уза. Матур итеп киенгән, йөзләрендә елмаю балкыган егет-кызлар кичке сәгать 4тә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданга  “Йолдызлы бал” кичәсенә җыелачак. Аларга мөстәкыйль тормышка фатиханы район җитәкчелеге, әти-әниләр бирәчәк. Ак юллар сезгә, Зәйнең егет-кызлары!

Фото интернет челтәреннән алынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: