Зәй офыклары

Аксарда җирлек башлыклары киңәште

Җирлек башлыкларының чираттагы утырышы 23 июньдә Аксар җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.

Утырышның практик өлеше Яңа Тәкмәк авылында башланды.

Кунаклар авылда яшәүче Муса Миңнуллин ихатасында булып, аның шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән таныштылар. Миңнуллиннарның 15 мөгезле эре терлеге (шуның 10сы - савым сыер), 4 кәҗәсе бар. Алар авыл халкын гына түгел, тирә-як шәһәрләр халкын ит-сөт белән тәэмин итеп тора. Әлеге хуҗалык кунакларда кызыксыну уятты.
Иске Тәкмәк авылында крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Петр Степанов белән аралашып, аның техника базасына бәя бирделәр. Шәхси эшмәкәр Икраметдин Шәймәрданов яшелчәчелек  белән шөгыльләнә. Ул халыкны кәбестә, суган, кишер-чөгендер белән тәэмин итә. Семинарда катнашучылар аның эшчәнлеге белән дә таныштылар.


Шулай ук семинарда катнашучылар Аксар авылындагы тыл ветераннарына куелган һәйкәлне, фельдшер-акушерлык пункты, капиталь ремонт ясалган мәдәният йортын карадылар.

Җыелышның пленар өлеше биредә дәвам итте. Җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов агымдагы елның биш аенда башкарылган эшләр һәм алга куелган бурычлар турында сөйләде. Семинарда шулай ук районның икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгышлары тыңланды.


Утырыш эшенә Разиф Кәримов йомгак ясап, җирлек башлыкларына көн тәртибендә каралган барлык сораулар буенча эшне тагын да активлаштыру бурычын куйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: