Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Алма Спасына - алма бөккәне

Бүген –Алма Спасы. Әйдәгез, бу бәйрәмгә алмадан эремчекле бөккән пешерик әле

Камыр өчен: 1 стаканга якын (200 мл) он, 100 г эремчек , 50 г атланмай, 1 йомырка яки бер йомырканың сарысы, 1-1,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,3 чәй калагы разрыхлитель, бер чеметем тоз.
 

Эчлек өчен: 3-4 алма, бал, шикәр комы - тәменчә, корица (теләсәң).
 

Эремчек, май һәм йомырканы бергә кушып болгатырга, әйбәтләп күпертергә (блендер кулланырга була). Онга разрыхлитель, тоз һәм шикәр комын кушарга. Әлеге онны эремчек өстенә салып әйбәтләп болгатырга. Йомшак, күпергән камыр килеп чыгарга тиеш. Әгәр юешрәк чыкса - он өстәргә, корырак булса - су кушарга туры киләчәк. Камырны кисәкләргә бүлеп җәяргә.

Җәймәләр теләк буенча зур яки кечкенә, калын яки юка булырга мөмкин. Җәймәнең бер ягына алманы салырга, шикәр комы, корица сибәргә. Шулай ук бер ягына бал да сыларга мөмкин. Кырыйларын чеметеп ябыштырып чыгарга.

Әлеге эремчекле камырдан ясалган алма бөккәннәрен җылытылган мичтә 180-200 градуста 20 минутлап пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев