Зәй офыклары

Авыл белән шәһәр арасын сәүдә паркы якынайта

Зәйдәге чираттагы ярминкә бу шимбәдә агросәнәгать паркында үтте. Белгәнебезчә, моңа кадәр әлеге ярминкәләр “Энергетик” Мәдәният сарае каршында оештырылып киленде. Хәзер алар әлеге паркта гына оештырылачак.

Шулай итеп, бина эчендә фермерларга сәүдә урыннары бирелеп, аларда  җирле продукция - ит, балык, ипи һәм кондитер эшләнмәләре, йомырка, сөт ризыклары, май, он, шикәр комы, ярмалар сатылды. Биредә сатып алучыларга төрле эчлекле пилмәннәрдән авыз итеп карау мөмкинлеге дә булды. Бина биләмәсендә дә сәүдә гөрләде: аның тирәли  сәүдә рәтләре  урнашып, халыкка шәхси хуҗалыклар яшелчә, салатлар, кайнатмалар белән сату итте. Кыскасы, паркта кулай бәядән сыйфатлы продукция  тәкъдим ителде.
Биредә  ярминкәләр оештыруның халык, фермерлар өчен дә уңай яклары күп. Машиналар кую өчен дә урыннар бар.  Фермерлар продукциясен сатып бетерә алмаган очракта – аларны суыткычларга куеп тора алалар. Шул рәвешле әлеге технологик комплекс - хуҗалык итүнең кече һәм урта формаларын үстерүгә зур этәргеч, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре биредә үз продукциясен саклый, төрә, җитештерә һәм сата ала.

Ярминкә гадәт буенча район үзешчәннәре  катнашында бәйрәм төсендә узды. Һәркайда күңел күтәренкелеге,  бәйрәме рухы иде. Район башлыгы Разиф Кәримов паркның әһәмиятен билгеләде, аның эшчәнлеге турында  фикерләрен җиткерде.

- Бу объектны без ике елга якын көттек. Зәйлеләр аны яратыр, чөнки биредә продукция  яхшы, сыйфатлы. Без базар түгел, ә тулы бер завод төзедек, биредә өч - ит, яшелчә, ярма цехы эшләп тора. Кооператив бүген  сертификация буенча эшен төгәлләп килә. Ит цехы буенча аның продукция төрләренә 36га якын сертификаты  бар. Яшелчә һәм ярма цехлары продукциясен исә сертификацияләү бара, –диде район башлыгы.
Хәзерге көндә агросәнәгать паркында 25кә якын кеше хезмәт куя. Атна саен аның күрсәткечләре, аңа йөреш анализлана. Агымдагы елның 18 мартыннан бирегә бушлай маршрут автобусы йөри. Беренче ярминкәгә халык күп җыелган иде. Яңа җыелган яшелчә, ит һәм балыкны халык чират торып алды. Кыскасы, агросәнәгать   паркы якынайта авыл белән шәһәр арасын.

 Кемнәрдер ярминкәгә бирегә әлеге автобуста,   кемнәрдер таксида килде. Ярминкәдән һәркем җаны теләгән, күңеле яткан азык-төлек товары алды. Зур-зур төргәкләр тоткан шактый халык кайтыр юлга чыкты.
-Мин автовокзал тирәсендә яшим. Кыеклап кына җәяүләп бирегә килдем. Ит, сөт продукцияләре дә, яшелчәләр дә  алдым. Кайтканда автобус белән кайтырга исәпләп торам. Миңа биредә ошады, продукция базарлыклы, сыйфатлы, кайткач күршеләремә дә авыз иттерәчәкмен, - диде Әминә апа Галимова.
 Әйткәнебезчә, мондый ярминкәләр биредә хәзер атна саен оештырыла. Зәйлеләр, юлаучылар  алга таба да әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: