Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Айдар Фатыйхов: "Коронавируска каршы бердәнбер чара – ул ревакцинация"

Илдә, республикада, районда коронавирус, респиратор вируслы инфекция йоктыручылар саны көннән-көн арта бара. Зәй үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы атнада гына Зәйдә 91 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.

- Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә 159 кешегә,  коронавирус йоктыру сәбәпле, амбулатор дәвалану билгеләнде. Авыручылар саны бигрәк тә август аенда кискен арта башлады. Айның беренче ункөнлегендә - 32, аннан соңгы атнада - 48, ә соңгы атнада 91 кешегә әлеге диагноз куелды. Нигездә авыру экспресс-тест ярдәмендә ачыклана, әгәр дә инде авыру симптомнары күренеп, тест инфекцияне күрсәтмәгән очракта, без анализны лаборатор тикшерүгә Чаллыга җибәрәбез. Шунысы бар - авыручыларның 10 проценты йогышлы авырулар бүлегендә ятып дәвалануга мохтаҗ. Коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында 3 яшькәчә булган сабыйлар да бар, алар чирне авыр кичерә һәм без аларны Чаллының йогышлы авырулар бүлегенә озатабыз. Шулай ук йөкле хатыннар арасында да авыручылар шактый. Дүшәмбе көнне генә 4 йөкле хатынны Чаллыга җибәрдек. Статистик мәгълүматлар буенча, авыруларның күпчелеген үз вакытында  вакцина ясатмаучылар тәшкил итә. Шуңа да ревакцинацияне үз вакытында ясату бик мөһим, - ди үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов.

Вакцина ясату пунктлары Зәйдә элеккечә дүрт урында - үзәк дәваханә поликлиникасының прививкалар ясау кабинетында, Иске Зәй, Мирный бистәләре табиб амбулаторияләрендә, Яңа шәһәрнең “Салават күпере” поликлиникасында. Ә кичке, төнге вакытларда прививканы үзәк дәваханәнең авыруларны кабул итү бүлегендә ясатырга мөмкин.

Моннан тыш, вакцинаца ясау буенча мобиль төркем график буенча район авыл җирлекләренә чыга, оешма-предприятиеләргә чакыру буенча аерым көннәр билгеләнә. Узган атнада, мәсәлән, меңнән артык кеше ревакцинациянең беренче этабын үткән. Шул ук вакытта үзәк дәваханәдә грипптан прививка ясау да бара, вакцина кирәкле күләмдә кайтартылган, моңа да игътибарлы булуны сорый табиблар. Чөнки инде бүгенге көнгә 112 кеше кискен респиратор вируслы инфекция йоктырып авырый, алга таба көннәр суыта башлагач, бу санның тагын да арту куркынычы бар, шуңа күрә прививка ясату кирәк, ди белгечләр.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев