Зәй офыклары

Басуларда эш туктамый

Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, басуларда иген культуралары корткыч бөҗәкләргә каршы - 39 мең гектарда, чүп үләннәренә каршы 87 мең гектарда эшкәртелгән. 33 мең гектар мәйданда исә яфрактан тукландыру уздырылган.

Район хуҗалыклары урып-җыю башланганчы  терлек азыгы запасын җитәрлек туплап калырга тырыша. Аграрийлар күпьеллык үләннәрне икенче каты чабуга кереште, бүгенге көндә ул  505 гектарда чабылды инде. Аны ныклап чабуга дүшәмбедән тотыначаклар.  Шул рәвешле,  район буенча бүгенгә 3770 тонна печән, 46200 тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 11,8 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә,  
уракка көзге «Альмира» сортлы  бодайдан тотыначаклар, бу сорт  иртә өлгерә торганнардан санала. Ул районда 6555 гектар мәйдан тәшкил итә. Алдагы көннәрдә  яуган яңгырлар уракка төшүне 3-4 көнгә соңлатты. «Альмира» сортлы  бодай  артыннан исә “Скипетр” сортлы көзге бодай, “Раушан” сортлы арпа  җыелачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: