Зәй офыклары

Чыбыклыда терлекчелек тармагының 9 аена йомгак ясалды

Бүген Зәйнең Чыбыклы сөтчелек фермасында терлекчелек тармагында 9 ай эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе  башлыгы Атлас Галиәхмәтов, агрофирма җитәкчеләре катнашты. Семинарга агрофирмалар зообелгечләре, ветеринарлар, селекция-нәсел хезмәтләре чакырылды. Киңәшмә эше Чыбыклы сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышудан башланды, алдагы шундый утырышта булган кимчелекләрне бетерү өстендәге эшләр каралды. Киңәшмәдә мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сыерларның баш санын, савым сыерларның продуктивлылыгын арттыру мәсьәләләре каралды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: