Зәй офыклары

Федор Симашевны туган авылында искә алдылар

Бүген - Олимпия, ике тапкыр Дөнья чемпионы, 5 тапкыр Бөтендөнья Универсиадасы ярышларында җиңүче, 12 тапкыр Советлар Союзы чемпионы Федор Симашевныңтуган көне. Исән булса, аңа 73 яшь тулган булыр иде. Күренекле якташыбызның туган көне уңаеннан аның туган авылы мәктәбендә искә алу кичәсе үтте. Мәктәптә бүгенге көндә 6 бала башлангыч сыйныфта укый. Очрашу-кичәгә Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучылары һәм укучылары да килде.

 “Мин, соңрак ярты дөньяны әйләнеп чыксам да, табигатьнең безнең авылдагыдай матур җирләрен күрдем, дип әйтә алмыйм. Авылыбыз өч яктан урман белән әйләндереп алынган, инеш буена сыенган,”- дип яза ул үзенең “Чаңгы юллары” дигән китабында. Белгәнебезчә, әлеге китапны якташыбыз Татарстанның танылган журналисты Илдус Илдарханов белән бергәләп яздылар. Илдус әфәнде очрашуга быел да килде. Ул, балалар алдында чыгыш ясап, Федор Симашевның кызы Юлиянең соравы буенча китапның рус телендәге варианты әзерләнүен, аның “Моя счастливая лыжня” исеме астында тагын да тулыланып, яңа фотосурәтләр белән баетылып басылачагын әйтте. Хәзер китап типографиядә җыелуда, диде ул.

Туган көнендә якташыбызның тәрҗемәи хәленә тукталып китсәк, зыян булмас. Туган авылылында 7нче сыйныф тәмамлагач, Федор Түбән Биш урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Ул физкультура дәресләрен алып баручы Лев Яковлевич Ермолаев тирәсендә була, турникта шөгыльләнә, чаңгыда йөри. Мәктәпне тәмамлагач, Федор Симашев Иркутск өлкәсендәге Усолье-Сибирское шәһәренә китә, химкомбинат төзелешендә балта остасы - бетончы булып эшли.  Анда  Федор чаңгычылар секциясенә языла. Кичләрен чаңгыда 20 шәр чакрым йөри. Шул кышта шәһәр беренчелегенә ярышта катнашып, 3 нче урынны яулый. Өлкә беренчелегенә ярышларда катнашасы командага керә. Бу ярышлар Ангарск шәһәрендә үтә. Ул вакытта Симашевка 19 яшь тулып килә.

1964  елда ул чик буе гаскәрләренә армия хезмәтенә алына. Яшь солдатлар курсын үткәч, аларны заставага җибәрәләр. Һәр иртә физзарядкадан башлана, физик яктан әзерлекне яхшырту өчен махсус дәресләр оештырыла. Кышын чаңгычылар ярышына әзерләнәләр. Ул заставаның иң көчле чаңгычылары арасына керә.

1968 елда Мәскәү педагогика институтының физик тәрбия факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1967 елда халыкара ярышларда җиңү яулап, илебезнең иң көчле 10 спортчысы арасына керә. 1968 елда ул СССР чемпионы һәм беренче мәртәбә Гренобльдә (Франция) узган X Олимпия уеннарында катнаша. 1970 елда ул эстафета ярышларында дөнья чемпионы исемен яулый. Шушы ук елда аңа “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исем бирелә.

 

1972 елда  Симашев Саппоро (Япония) шәһәрендә узган XI Олимпия уеннарында (эстафета ярышлары) чемпион исемен ала, ә 15 чакрым арада ул икенче була.

Спорт өлкәсендә уңышлары өчен Ф. П. Симашев “Почет билгесе ордены”, “Аеруча хезмәтләре өчен” һ.б. бик күп медальләр белән бүләкләнә.

1991 елда ул Зәйгә күчеп кайта. “КАМАЗ-Автоагрегат” акционерлык җәмгыятендә спорт буенча әйдәүче белгеч булып эшли, районыбызда чаңгы спортын тагын да үстерүдә зур эш башкара.

1994 елда аңа “Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Кичәдә  Баграж авыл җирлеге башлыгы Григорий  Минеев, кайчандыр спорт мәктәбендә тренер булып эшләгән Федор Симашев белән белән тыгыз аралашкан, бүгенге көндә Поручик авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Петр Уразайкин хатирәләре белән уртаклашты. Шунысы куанычлы, чемпион авылының кайбер  яшьләре чаңгы спортын үз итә. Шуларның берсе- физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең өченче курс студенты Петр Коронов кичәдә катнашты. Ул – чаңгы буенча республика җыелма командасы составындагы спортчы. Ханты-Мансийск җыелма командасы составындыгы чаңгычы  Артур Петров  Югары Багражда тумаса да, әтисе шушы авылдан. Аны да Федор Симашевның дәвамчысы, дияргә хакыбыз бар.

Чемпионны искә алу чарасы укучылар арасында чаңгы ярышлары уздыру белән тәмамланды: кызлар –бер, малайлар ике километр арада узышты. Ярышта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә  кубоклар һәм төрле дәрәҗәдәге медальләр тапшырылды. Аларны  Петр Коронов химаяче сыйфатында  үз хисабына алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: