Зәй офыклары

Әфганстан вакыйгаларын Зәйдә искә алдылар

Бүген - 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулды. Әфганстандагы сугыш 10 елга якын (1979-1989) дәвам итте.

Илебезнең 620 меңнән артык кешесе хәрби хезмәтен Әфганстанда үтәде. Биредәге бәрелешләрдә 15 меңнән артык солдат һәм офицер һәлак булды, шуның 92се Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды.
Зәй шәһәре һәм районыннан әфган сугышында 211 кеше катнашты, шуның 9ы һәлак булды.
Шәһәрнең азатлык китерүче солдат һәйкәле янында бүген Әфганстан вакыйгаларын билгеләп үтүгә багышланган митинг узды. Анда әфган сугышын үткән ветераннар, мәктәп укучылары, кызылармиячеләр, хәрби комиссариат, “Сугышчан бердәмлек” хәрәкәте, җәмәгатьчелек  вәкилләре катнашты. Чарада әфган сугышы ветераннарын истәлекле дата белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов  котлдады. Ул чыгышында сугышчы-интернационалистларның ул елларда хәрби хезмәтләрен намус белән үтәүләрен, бүгенге көндә дә яшь буынны ватанпәрвәрлык рухында тәрбияләү буенча зур эш башкаруларын билгеләп үтте һәм әлеге уңайдан бер төркем ветераннарга хәрби комиссариат Рәхмәт хатларын тапшырды.
Митингта “Сугышчан бердәмлек” хәрәкәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, Әфганстанда хезмәт иткән Әнәс Алиев, “Яшь гвардиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Александр Ширяев чыгыш ясады.
Әфган җирендә башларын салган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: