Зәй офыклары

Иске Зәйдә Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Традиция буенча Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган зур митингның берсе бүген Иске Зәй бистәсендә үтте.

Бу очраклы түгел, районыбызның сугыш сәхифәләре белән бәйле тарихында Иске Зәй аерым урын тота. Районыбызның 1600дән артык кешесе Бөек Ватан сугышына ул елларда шушы бистәдә урнашкан хәрби комиссариат аша киткән. Өлкән яшьтәгеләр хәзер дә Кызыл Армия урамыннан фронтка китүчеләрне озату мизгелләрен хәтерли.
Бөек Җиңүгә багышланган митинг Иске Зәй үзәгендәге мәйданда үтте. Бирегә сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр Советы депутатлары, бистә халкы җыелды. Митингта район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов һәм башка рәсми затлар. Чара мәйданга Җиңү байрагын кертүдән башланды. Аннан соң мәйданнан яшьармиячеләр, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әгъзалары узды.  Сугыш башлану, егетләрне фронтка озатуны эченә алган театрлаштырылган тамашаны ветераннар яшь аралаш карады. Барлык тамашаларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре, 1нче мәктәп укучылары, “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тартылган иде.
Митингта катнашучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Ул бирегә җыелучыларны Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлады.
Чарада хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, “Сугышчан бердәмлек” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, сугыш ветераны Анна Моисеева чыгыш ясады.
Искезәйлеләр “Үлемсез полк” хәрәкәтендә актив катнашуларын күрсәттеләр - укучылар бистәнең сугышта йөзләгән кешенең фотосурәтләрен тотып уздылар.
Яу кырында башларын салган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Митинг Бөек Ватан сугышында ятып калган искезәйлеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар кую, чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: