Зәй офыклары

Җитәкчеләр подписка бүләк итте

2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе дәвам итә.

Интернет сайтлар популярлаша барса да, кәгазь кыштырдавын, яңа басылган газета исен өстенрәк күреп, басма матбугатка язылучылар саны кимеми. Менә инде күп еллар дәвамында "Подписка бүләк ит" акциясе матур традициягә әверелде. Бүген район хакимиятендә узган чираттагы акциядә җитәкчеләр, идарә-бүлек башлыклары, белгечләр туганнарын, якыннарын, мохтаҗ гаиләләрне, инвалидаларны район газеталары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га яздырдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, район Советының мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Илдар Идиятов, җир һәм мөлкәт палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Татьяна Кузнецова, хисап палатасы рәисе Саимә Миннебаева һәр яртыеллыкта мохтаҗ гаиләләрне, өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны газетага яздыруда ярдәм кулы суза. Бу юлы да алар бу изге эшкә старт бирде.
Газеталарга яздыру акциясе дәвам итә, Иртәгәдән инвалидлар ункөнлеге башлана, теләгән һәркем мохтаҗларны газетага яздырып, игелекле эшкә кушыла ала.
Газетага редакциянең үзендә, почта бүлекләре аша, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә язылырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: