Зәй офыклары

Капиталь ремонт барышы район башлыгы күзәтүендә

Зәйдә капиталь ремонт барган күпфатирлы йортлар район җитәкчелеге игътибарында.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, башкарма комитет һәм торак милекчеләре ширкәте вәкилләре Ленин урамы 27, 30, 34, Рәфыйков урамының 4, 6,  Энергетиклар урамының 1, Ялчыгол урамының 1, Тавлин урамының 32, Нариман урамының 23, Мичурин урамының 12 б, Яшьлек урамының 1, район  ветеринария берләшмәсендә булып, ремонт барышы белән  якыннан танышты, кимчелекләр буенча  тиешле күрсәтмәләр бирделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: