Зәй офыклары

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, зәйлеләр!

Сезне Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм.

Җиңү бәйрәмендә без җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны, тылда Җиңү көнен якынайту өчен үзен аямыйча хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәрен  олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Бөек Ватан сугышы илебез өчен авыр сынау булды, Советлар Союзы  һәм барлык  дөнья халкы өчен иң кырыс сынау булган сугышта Җиңү көне - илебезнең даны һәм горурлыгы,  иң якты һәм тантаналы бәйрәмнәренең берсе.  Әлеге көнне бәйрәм иткәндә без якты киләчәгебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән бабаларыбыз һәм әтиләребезнең кыю батырлыгын искә алабыз.
Хөрмәтле ветеран-фронтовиклар, ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Бу якты бәйрәм көнендә иң җылы котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз һәм аяз күгебез, тыныч имин тормышыбыз өчен сезгә тирән рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сез имин тормышыбыз өчен көрәштә генә түгел, ә сугыштан соңгы авырлык-ларны да үз җилкәгездә күтәрдегез, илне сугыштан соң хәрабәләрдән торгыздыгыз, бүгенге яшь буынны үз үрнәгегездә тәрбияләүгә дә зур өлеш кертәсез. Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыклар һәрвакыт батырлык, ныклык һәм ватанпәрвәрлек символы булып тора.  
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: