Зәй офыклары

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм.

Һәр мөселман кешесе өчен Рамазан  - шәфкатьлелек, игелек һәм бер-беребезгә карата  рәхим-шәфкать күрсәтү һәм игелек кылу ае. Ураза гаете  - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә.
 Әлеге мәңгелек кыйммәтләр рухи чисталыкка һәм яңарышка омтыла, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә.
Кылган игелекле гамәлләребез рухи гармонияне арттырсын, ә шәфкатьлелек, изгелек һәм юмартлык кебек кыйммәтләр исламның гуманистик, әхлакый нигезләренең иң яхшы үрнәге булсын.
Барыгызга да чын йөрәктән игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: