Зәй офыклары

Куркынычсызлыкны күздә тотып

Бүген Зәйдә террорга каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында каралган төп мәсьәләнең берсе шәһәрдәге сәүдә нокталарының куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча паспортлаштырылуы, аларның нинди категория буенча билгеләнүләре булды. Төп доклад белән чыгыш ясаган комиссия сәркатибе Татьяна Токмакова бүгенге көндә сәүдә нокталарының закон таләпләренә туры китерелеп паспортлаштырылу процессы белән таныштырды.

- Без районда соңгы 3-4 елда халык күп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мөһим булган барлык чараларны  тиешле таләпләргә тәңгәл китерү өстендә актив эшлибез. Иң беренче чиратта балалар учреждениеләре, социаль тармак объектлары, мәдәният учреждениеләре видеокамералар белән, әлеге биналарга үтеп керү шартларын катгыйландыруга, техник яктан камилләштерүгә йөз тотып эшләнде. 2017-2018 елларда без бу максатларга миллионлаган сумнар тоттык.  Хәзер икенче этапта  сәүдә нокталары тора, аларга тәүлегенә күпме кеше булуына карап категория билгеләнә, ә инде билгеләнгән категория буенча сәүдә нокталары җитәкчеләренә бинаны куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итү йөкләнә. Район территориясендә халыкның имин яшәве бик мөһим, шуңа да һәр чарага җитди карарга кирәк, - диде район башлыгы, комиссия рәисе Разиф Кәримов.
Сәүдә ноктасына кешеләрне тикшереп кертеп булмый, шуңа да биредә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өчен, аны даими күзәтүдә тоту бик мөһим.
- Сәүдә буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрдән без аеруча игътибарлы булу кирәклеген таләп итәбез. Сез - сатып алучы өчен дә, сатучылар, үз хезмәткәрләрегез иминлеге өчен дә җаваплы затлар. Паспортлаштыру эшенә  бик төгәл карарга кирәк, - дип белдерде комиссия рәисе урынбасары Раил Гарифуллин.
Сөйләшүләрдә шәһәрдәге ике сәүдә торышының бу уңайдан әзерлеге аерым барланды.  Шулай ук киңәшмәдә авыл җирлекләрендә куркынычсызлык шартларының үтәлеше Сармашбаш җирлеге мисалында  каралды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: