Көн темасы

Легендар “КАМАЗ-мастер” командасы - Зәйдә

Бүген Зәй яшьләре “Энергетик” Мәдәният сараенда “Бергәләп- алга!” дип аталган республика акциясе кысаларында легендар “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары – Айрат Мәрдиев һәм Фәрит Бәдретдинов белән очраштылар.

Шунысын да әйтик, Фәрит Бәдретдинов- безнең якташыбыз. Ул - районыбызның Бура- Киртә авылында туып-үскән егет.Зәйдә ЮХИДИ башлыгы булып та эшләде ул. Бүгенге көндә якташыбыз Чаллыда яши. Аларның икесе дә  кечкенәдән куелган максатларына тугры калып, менә инде 40 ел безне дөньякүләм танылган авто-раллида алдынгы урыннары белән шатландыралар. Быел да алар “Дакар-2018” марафонында 27нче тапкыр катнашып, беренче һәм өченче урыннарны – алтын һәм бронза медальләрне алып кайттылар һәм әлеге ярышларның 15 тапкыр җиңүчеләре булдылар. Төп үзенчәлеге шунда: команда халыкара ралли өчен техниканы үзе проектлый, үзе ясый, ярыш машиналарын үзе җыя, шулар белән ярышларда катнаша. Кунаклар мәдәният сарае янына чүлләрне гизгән “КАМАЗ” машинасында килде. Аларны мәйданда районыбызның яшьләр оешмалары әгъзалары җылы каршы алды. Очрашу мәдәният сараенда дәвам итте.

 Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков  сәламләде. Ул чыгышында районда яшьләр сәясәтенең уңышлы тормышка ашырылуы турында бәян итте. Шәһәребезнең яңаруы турындагы фильмны Чаллы кунаклары аеруча кызыксынып карадылар.

Спортчылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, чыгышлары белән таныштырдылар, команда туплану тарихын сөйләделәр.

Алар очрашуга җыелган яшьләрнең  һөнәр, ярышларны оештыруга, чит илләрдә кабул итүгә, шәхси тормышларына бәйле сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

– Җиңү дөрес сайланган тактика, автомобильләрне җитди әзерләү, машина йөртүчеләрнең мораль-физик сыйфаты, штурман һәм механикларның осталыгы бәрабәренә килде, – диде “Ефәк юл” марафонының икеләтә җиңүчесе Айрат Мәрдиев уңыш сере турында.

Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр  хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча  киңәшчесе Ринат Исламов катнашып, 18 мартта үтәчәк Россия Президенты сайлаулары турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Легендар “КАМАЗ-мастер” командасы - Зәйдә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы