Көн темасы

Мирныйда – амбулатория, Ал. Бистәсендә – ФАП

Пәнҗешәмбе көнне районда тагын ике сәламәтлек саклау учреждениесе – Мирный бистәсендә - табиб амбулаториясе, Ал. Бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Заман таләпләренә җавап бирә торган медицина учреждениесе булдыру – мирныйлыларның күптәнге хыялы иде. Әлеге мәсьәлә бистәдә узучы халык җыеннарында даими рәвештә күтәрелеп торды. Һәм менә хәзер бу чынбарлык. Мәйданы 120 квадрат метрга якын булган амбулатория бистә үзәгендә өр-яңа урында берничә айда үсеп чыкты. Президент программасы буенча төзелгән объектның бәясе - 5 миллион сумнан артык. Модульле амбулаториядә хезмәткәрләрләргә авыруларны кабул итү һәм ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган. Биредә табиблар бүлмәләре, процедуралар ясау кабинетлары тиешле таләпләргә туры килә, берничә  кешелек көндезге стационар да булачак.

Амбулаторияне ачу тантанасында катнашучы район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында зәйлеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендә максатчан эш алып барылуын, әлбәттә, моның халык тарафыннан хуплануын билгеләп үтте.

-Соңгы елларда Мирный бистәсендә яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудыруда шактый эшләр башкарылды һәм ул алга таба да дәвам итәчәк, 2018 елда  мәдәният йортын үзгәртеп кор эшләре башланачак, бистәне газлаштырып бетерү дә планлаштырыла, - диде ул.

Табиб амбулаториясен ачу тантанасында шәһәр  һәм район Советы депутатлары, Азнакайның модульле ФАПлар җитештерү заводы директоры Рамил Абдуллин, бистә халкы катнашты.

Шул ук көнне Ал. Бистәсендә шундый ук модульле ФАП ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мирныйда – амбулатория, Ал. Бистәсендә – ФАП
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы