Көн темасы

Президент кулыннан - машина ачкычлары алдылар

Казанда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика муниципаль берәмлекләр Советы съезды узды.

Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге зур делегация катнашты. Съезд алдыннан машиналар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Җиде ел дәвамында җирле үзидарәләргә 1770 автомобиль тапшырылды.

-Хакимиятнең нигезе – муниципалитетлар. Сез халык хакимият эшенә бәя бирә торган урыннарда эшлисез. Бу вазифаларны һәм үз эшегезне сезгә югары сыйфатта үтәргә кирәк. Республикада соңгы елларда күп кенә программалар гамәлгә кертелде. Аларның саны 37 иде, киләсе елга 38гә җиткереләчәк. Без һәрбер муниципалитетта социаль-мәдәни, инфраструктур объектларда ниндидер вакыйгалар узуын телибез. Муниципалитет җитәкчесе роле һәм дәрәҗәсе, аның оперативлыгы матди-техник база белән бәйле. Бу - авыл җирлекләре биналарын төзекләндерү, без бирә торган транспорт. Сезнең хакимиятнең нигезе булуыгызны таныйбыз. Биргән машиналарның игелеген күрергә насыйп булсын”, – диде Президент.

Машина алучылар арасында Зәйдән Сармашбаш һәм Югары Шепкә җирлекләре башлыклары да бар. Җирлек башлыклары Ләйсән Хөснетдинова һәм Айрат Ишмәтов Татарстан Президенты кулыннан машина ачкычларын шәхсән алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Президент кулыннан - машина ачкычлары алдылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы