Зәй офыклары

Салымнарны түләү вакыты – 1 декабрьгә кадәр

Салымнарыңны түлә дә тынычлап йокла, дигән гыйбәрә хәзер дә актуаль булып кала

Гадәттә, җәй айларында ук салым түләү кәгазьләрен алырга күнеккән райондашларыбыз хәзер аларны соңрак ала башлады. Әлбәттә, салымнарны вакытында түләү хәерле. Чөнки вакытында түләнмәгән салымнар өчен беркемнең дә өстәмә пеня түлисе килми. Салымнарны түләү вакыты һәм аны ничек башкару турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 11нче районара инспекциясенең баш салым инспекторы Оксана Зыкова сөйли.

-Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, 23 сентябрьдә салым түләүчеләр - шәхси кабинетыннан файдаланучы физик затларга  салымнары турында мәгълүмат электрон формада  таратылды, калган салым түләүчеләргә салым турында  белдерү кәгазләре почта аша җибәрелде.

Милкендә торак, гаражлар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектлары, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар тиешле салымнарны һәм аерым очракларда физик затлар кеременә салымны 2020 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш.

Салымнарны “Мой налог” мобиль кушымтасы, Россия Федераль салым хезмәте сайтында физик затлар өчен шәхси кабинетта «Салымнар һәм пошлиналар түләү " сервисы ярдәмендә, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.

Әгәр түләүләр суммасы 100 сумнан кимрәк булган очракта белдерү кәгазе җибәрелми. Бу очракта салым түләүчегә ул киләсе елда, әгәр түләүләр 100 сумнан арткан очракта гына җибәрелә.

Әгәр инспекциягә салым салу объектларына милеккә хокук барлыкка килү турында теркәүче органнардан белешмәләр килмәсә, исәпләнүләр (салым күләме) булмаска да мөмкин. Салым түләүче мондый очраклар салым органына  турында хәбәр итәргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетка, яшәү урынына бәйсез рәвештә, түбәндәге ысуллар белән керергә мөмкин:

- исәпкә басу урынына бәйсез рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә логин һәм пароль булган теркәү картасын алырга;

- идентификация һәм аутентификация  бердәм системасын авторизацияләү үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru)  исәпкә алу мәгълүматы аша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: