Зәй офыклары

Сарманда авыл халкының эш активлыгын күтәрү турында фикерләштеләр

Авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре - республикада өстенлекле юнәлеш. Сарманда бу уңайдан зона семинар-киңәшмәсе узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль район (14 район), җирлек  башлыклары, авыл хуҗалыгы, кооперация өлкәсе хезмәткәрләре, фермерлар катнашты.  Зәйдән аңа район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, авыл хуҗалыгы идарәсеннән Атлас Галиәхмәтов, җирлек башлыклары чакырылды. Семинарны Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
 Киңәшмә кунаклары семинар башланганчы  җирлекләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар тарафыннан оештырылган ярминкә белән таныштылар. Пленар өлештә исә  кооперация, авыл халкының эш активлыгын күтәрү, авылда социаль программалар темалары буенча фикерләшү булды. Марат Әхмәтов сүз алып,  хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү юнәлешендәге эшчәнлекне  анализлады.
Семинар ахырында уңышлы эшләүче  крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар  бүләкләнде. Алар арасында безнең  Гүлкин җирлегеннән Бәхрәм Дәүләтов (шәхси ярдәмче хуҗалык), Бохарай җирлегеннән Гомәр Галиуллин (крестьян-фермер хуҗалык) да бар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: