Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Зәйгә эшлекле сәфәр белән килде

Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, аның урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, республика җитәкчеләре килде.

Алар Зәйдә төп культураларның берсе булган – шикәр чөгендере алу барышы белән кызыксынды.  Чыбыклы авылы янәшәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләрнең күргәзмәсе белән танышты.

- Зәйлеләр шикәр чөгендере үстерү буенча элек-электән алдынгы, быел да уңышыгыз мул күренә, югалтуларсыз, үз вакытында җыеп алуыгызны телим. Көннәр эссе тора, хезмәт барышында барлык саклык чараларын күреп, үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булып эшләгез. Изге сәгатьтә! - диде Премьер-министр, әлеге басудагы хезмәт гөрелтесенә старт биреп.

Шулай ук кунаклар янәшәдәге басуда җир эшкәртү барышын, көзге чәчү эшләрен дә карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев