Көн темасы

Тәкмәклеләр бүген сөенгән

Яңа ел алды көннәре тәкмәклеләр өчен икеләтә сөенечле: бүген Зәйнең Аксар җирлегенә караган Иске Тәкмәк белән Яңа Тәкмәк авыллары арасына салынган асфальт юлны ачтылар. Аны ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, район-шәһәр Советы депутатлары катнашты.

 Район авылларында юллар салу һәм аларны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Узган ел Аксар җирлегенә караган Бүре-Сарай авылы халкы юллы булган иде. Агымдагы елда исә әлеге җирлектән юлсызлыктан иза чиккән тәкмәклеләр юллы булды.  Иске Тәкмәк белән Яңа Тәкмәк авыллары арасына 4 чакрым 522 метр аралыкта  асфальт юл салынды. Моңа кадәр  әлеге авыллар арасындагы юл үтә начар иде: язын-көзен җиңел  машиналар йөри алмый интекте. Биредә юл салу эшләрен  “Автомобиль юлларын үзгәртеп кору”  программасы кысаларында “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары башкарды. Моның өчен Россия һәм  республика бюджетыннан 85 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Юл төзелүгә тәкмәклеләр генә түгел, күрше-тирә авыллар халкы да шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тәкмәклеләр бүген сөенгән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы