Көн темасы

Түрдән уз, Яңа ел!

Район төрле тармаклар буенча елдан-ел югарырак үрләр яулый, алга бара. 2017 елда Зәй елъязмасына тарихка калачак вакыйгалар, матур күрсәткечләр, уңыш-казанышлар аеруча күп теркәлде. Шунысы игътибарга лаек, районда елга киң колачлы итеп йомгак ясау матур гадәткә кереп бара. Үтеп баручы елга нәтиҗә ясау шәһәр һәм район Советы депутатлары, предприятие, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт алдынгылары катнашында "Яшьлек" боз сараенда җанлы һәм мавыктыргыч үтте.

Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов тамашачыларны, тулаем алганда,  зәйлеләрне Яңа ел белән котлап, район икътисадының барлык тармаклары буенча 2017 елда ирешелгәннәрне анализлады, алдагы елга бурычлар билгеләде. Чара исә масштаблы итеп, котлаулар, башкала артистлары  Зинира белән Ризат Рамазановлар чыгышлары һәм район үзешчәннәренең Яңа ел тамашасы  белән матур итеп аралаштырып алып  барылды.
Зәйдә мактаулы гражданнарыбыз арта бара: агымдагы елда   «Зәй муниципаль районы мактаулы гражданины» исеменә шәһәр Советы депутаты, педагогик хезмәт ветераны Тамара Биккинина, Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Сәгыйть Камалов, туган як тарихын өйрәнүче  Владимир  Малахов, «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» АҖ башкарма директоры Рифгать  Фәрдиев лаек булды. «Ел җитәкчесе» булып "Мефро уилз Руссиа - Зәй заводы" генераль директоры Илья Давыдов табылды. Ул узган ел да әлеге исемгә ия иде, аны саклап кала алган, димәк.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен район  Советы депутаты,  Татарстан "Чаңгы һәм биатлон федерациясе" вице-президенты, «Спорт әзерлек үзәге» дәүләт  автоном учреждениесе  баш тренеры Эдуард Галиевка  Татарстан Президенты,  күпьеллык тырыш хезмәте һәм үсемлекчелек тармагына зур өлеш кертүе өчен “Зәй” агрофирмасы баш агрономы Нияз Закирҗановка  Министрлар Кабинеты,  район мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне  өчен мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршинага Мәдәният  министрлыгы Рәхмәте белдерелде. Күпьеллык намуслы  хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан агросәнәгать ветераны Замир Гобәйдуллин  республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы, районда физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше, милли көрәшне популярлаштырганы өчен район башлыгының иҗтимагый булышчысы, милли көрәш буенча спорт остасы, Татарстанның атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллинга, актив эшчәнлеге өчен  район Советы депутаты, «Агрокөч» холдингының терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча  генераль директоры урынбасары  Владимир Егоровка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бәйрәмдә Балалар һәм яшьләр елының исеме җисеменә туры килерлек итеп колачлы эш-гамәлләр белән узуына басым ясалды. Яшьләр сәясәте өлкәсендә план һәм проектларны тормышка ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен яшьләр эшләре идарәсенең бер төркем белгечләренә, активистларга башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хаты тапшырылуы бәйрәмгә үзенчәлек өстәде.
Чараның иң мавыктыргыч мизгеле - Яшьләр һәм балалар елының  Мәгариф елына кул бирүе. Яңа елда да зур уңышларга ирешергә язсын.  Хуш, Әтәч елы, төкле аягың белән кил, Эт елы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Түрдән уз, Яңа ел!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы