Зәй офыклары

Цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсе каралды

4 октябрьдә район хакимиятендә район башлыгы Разиф Кәримов йортка һәм урамга җаваплылар катнашында киңәшмә уздырды.

Киңәшмә көн тәртибенә  торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләрне җыю буенча башкарылган эш, видеокамералар кую, агымдагы ремонт һәм быелга  капиталь ремонтны төгәлләү, 2020-2022 елларга муниципаль районда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү һәм индивидуаль җылылык пунктлары урнаштыру программасын тормышка ашыру, цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре каралды.
Цифрлы телевидениегә күчү буенча “Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшырулары үзәге”нең Түбән Кама филиалы цех башлыгы П. Журавлев чыгыш ясады.  Агымдагы елның 14 октябреннән  Татарстан  телевидение “аналогы” белән хушлашачак.  Ягъни аналог телевидение гамәлдән чыгып, аның урынын цифрлы телевидение  алачак. Ул чыгышында цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсен яктыртты.
Киңәшмәгә район башлыгы йомгак ясады.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: