Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветеранына 99 яшь тулды

Бүген Зәйдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Леонид Мачтаков 99 яшен билгеләп үтте.

Зур ихтирамга лаек, шәһәребезнең күрке булган шәхесне гомер бәйрәме белән район башлыгы Разиф Кәримов өенә барып тәбрикләде.

Ул  ветеран белән бик җылы күреште, аның тормышы белән кызыксынды һәм исәнлек-саулык, күңел көрлеге теләде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды.

 Юбилярны шулай ук Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров, ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Энергетик” Мәдәният сараеның Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” җыр һәм бию ансамбле солистлары котлады.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев