Зәй офыклары

Юбилеегыз котлы булсын!

​​​​​​​Бүген коллегабыз, “Новый Зай” газетасы баш редакторы Роза Илалтдинованың матур юбилеен билгеләп үттек. Район хакимиятендә аппарат киңәшмәсе барышында аңа район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә, нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.

Район матбугатында 30 елга якын хезмәт куйган Роза Хамзовна, журналист, иҗат коллективы җитәкчесе буларак, барлык тырышлыгын яраткан эшенә бирә, яңа идеяләр белән яна.Ул район журналистикасының иң яхшы традицияләрен саклап килә.

Коллегабыз! Куелган максатларыгызга ирешегез, яңа алымнар, яңа ысуллар табу теләге, иҗади куәтегез беркайчан да сүнмәсен!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: