Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәйдә «Алтын башак» район бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Зәйнең балалар музыка мәктәбендә ел саен декабрь аенда «Алтын башак» муниципаль иҗат бәйгесен уздыру күркәм традиция булып яшәп килә.

-Билгеле булганча, бу бәйгедә без районыбыз авылларында яшәүче музыкага, җырга сәләтле балаларны, яшьләрне ачыклыйбыз. Шуңа да бәйгенең исеме  аерым мәгънәгә  ия. Авыл дигәч тә без җәйрәп ятучы иген кырларын күзаллыйбыз, шуннан чыгып "башак" сүзе кулланылды. Ә алтын, чөнки икмәк безнең байлыгыбыз - алтыныбыз, - ди музыка мәктәбе директоры Дина Коронова.

Быелгы "Алтын башак" бәйгесе дә соклангыч моңлы яшь буынны үзенә җыйды. Биредә районның 9 авылы - Аксар, Бигеш, Бохарай, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Карамалы, Кадер, Түбән Биш, Чыбыклыдан 26 бала көч сынашты. Алар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, үзешчән җыр язучыларның да иҗатларын башкардылар.

Концертмейстерлар Петр Утяганов һәм Фикрәт Сибгатуллинның халык уен коралларына кушылып башкарылган җырлар аеруча әсир итте. Гомумән, һәр башкарылган җыр соклангыч булды.

Музыка мәктәбе педагоглары Дина Коронова, Лилия Гыйлаева, Татьяна Безносовадан торган жюрига кемгәдер өстенлек бирү җиңел булмады.

Ә җиңүчеләр төрле яшь категориясенә карап билгеләнде.

6-8 яшьлекләр арасында Кадердән Кәрим Шакиров - I  дәрәҗә лауреат булды. Бу төркемдә Түбән Биштән Айгөл Асаева һәм Сарсаз-Баграждан Александр Васюков II дәрәҗә лауреат исемен алдылар.

9-12 яшьлекләрдән Гран-прига Югары Мәлемнән Аяз Галиуллин лаек булды. Сарсаз-Баграждан Альберт Меньшиков, Түбән Биштән Румия Фәрхетдинова, Аксардан Рамазан Миңнекәев  -  I дәрәҗә лауреатлар, Бохарайдан Егор һәм Анастасия Жирновлар, Кадердән Камил Хамматов белән Лиана Габделхакова, Бигештән Камилә Гыйльметдинова, Түбән Биштән Инзилә Шәйдуллина - II дәрәҗә лауреатлар, Бохарайдан Альмира Корбангалиева, Бигештән Лилия Мифтеева белән Гүзәл Зиатдинова, Түбән Биштән Ильвина Шәйдуллина, Чыбыклыдан Айназ Фәсхетдинов -  III дәрәҗә лауреатлар исемен алуга ирештеләр.

13-16 яшьлекләр арасында  Сарсаз-Багражның моңлы егете Алексей Красновка тиңнәр булмады, ул Гран-прига лаек булды.

Бу төркемдә Аксардан Резеда Мөзаффарова -  I дәрәҗә лауреат,  Кадердән Лиана Ягәфәрова, Аксардан Самира Миңнуллина, Бигеш кызлары Исламия Сәйфетдинова белән Альзәнә Фәрхуллина - II дәрәҗә лауреатлар, Карамалыдан Эмиль Кармышев, Кадердән Анжелика Антонова, Аксардан Самира Миңнуллина - III дәрәҗә лауреатлар.

Барлык җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде һәм Яңа ел күчтәнәчләре алды.

Фотолар музыка мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев