Зәйдә “Ел укытучысы” Бөтенроссия һәм “Ел укытучысы” республика бәйгеләренең муниципаль этабы бара
Муниципаль этапта барлыгы 25 укытучы катнашты. Шуларның 4се төбәк этабына чыгачак.
“Ел укытучысы” республика бәйгесенең төбәк этабында уңышлар телибез. Төбәк этабыфевральдә Зәй шәһәрендә узачак.
Әлеге бәйге ел да оештырыла. Максаты да изге – иҗади эшләүче педагогларны барлау һәм аларга ярдәм күрсәтү, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрү. Укытучылар дәрес тә бирделәр, осталык класслары да үткәрделәр. Эксперт комиссиясе дәресләргә, сыйныфтан тыш чараларга, финалга чыгучы укытучыларның мастер-классларына бәя бирде.
Укучыларны кызыксындыру, теманы үзләштерүне җиңеләйтү өчен укытучылар нинди генә алымнар һәм ысуллар кулланмыйлар. Алардан күзне алмыйча, йотлыгып, һәр фикерен отарга тырышып тыңлап утырасың. Гади итеп әйткәндә, “чәйнәп” бирәләр, йотасы гына кала. Аннан укытучыларның үз белемнәрен күтәрү өстендә зур эш алып барулары, һөнәрләрен яратулары, бирелеп дәрес аңлатулары, балаларга булган мөнәсәбәтләре чыгышларында ук күренә.
Шәхсән, бәйгедә катнашучы һәр конкурсантны, алай гына да түгел, һәр укытучыны җиңүче итәр идем. Укытучылар үз һөнәрләренә иң тугры хезмәткәрләр.
– Бүген чын-чынлап бәйрәм көне, чөнки “Ел укытучысы-2022” һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы ахырына якынлаша. Сезнең арада җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк, барыгыз да лаеклы чыгыш ясыйсыз. Моның өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сез барыгыз да – көчле, иҗади, тәҗрибәле мөгаллимнәр, – дип сәламләде катнашучыларны жюри вәкиле, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова.
“Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабында 6нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Ирина Васильева, 7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Резедә Нигъмәтҗанова да бар.
– Миңа югары бәя биргәннәре өчен бәйге комиссиясенә рәхмәт белдерәсем килә. Моңа охшаш бәйгедә катнашканым булса да, барыбер дулкынлану хисләре кичердем. Оештыручыларга, бәйгегә әзерләнгәндә ярдәм итүчеләргә рәхмәт, – дип уртаклашты Ирина Ивановна.
Ирина – Сәвәләй авылы кызы. Гүзәл табигатьле, гөмбә-җиләкләргә бай авылда туып-үскән кыз башлангыч һәм урта белемне туган авылында ала. Иринага туган телгә мәхәббәтне, ул вакытта мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләгән Людмила Хәмәдиева уяткан. Мәктәпне тәмамлаган кыз ике дә уйлап тормыйча, документларын Алабуга дәүләт педагогика институтының рус-татар бүлегенә тапшыра. Сынау имтиханнарын уңышлы биреп, студент була. Институтны тәмамлагач, үзенең туган ягына кайтып, Сәрәпәле, Сәвәләй авылларында рус һәм татар телләрен укыта. Ул вакытта Сәрәпәле мәктәбендә директор булып эшләүче Руслан Васильевка кияүгә чыга. Алар гаиләсе Зәй шәһәренә күченеп килә. Ирина Ивановна 6нчы мәктәпкә эшкә урнаша, һәм менә 27 ел инде балаларга татар теле укыта. Ирина Васильева жюри хөкеменә медиа-визитка күрсәткән, ачык дәрес һәм тәрбия сәгате үткәргән. Медиа-визитка өлешендә 3 мин эчендә укытучы үзе белән таныштырган. 25 минутлык ачык дәрестә рус балаларына “Хайваннар дөньсы” темасына дәрес күрсәткән, тәрбия сәгате дәүләт символларына багышланган. Муниципаль этаптагы мастер-класс темасы “Игътибарны үстерәбез” дип аталган иде. Ирина мастер-класста утырган барлык укытучыларга игътибарны үстерү юлларын өйрәтте. Ә аның юллары күп төрле икән.
7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Резедә Нигъмәтҗанова изге Болгар җирендә, Спас районы Ямбакты авылында дөньга килә. Үз туган ягында мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогика училищесында һәм Казан дәүләт университетында белем ала. Зәй районы мәгариф идәрәсе чакыруы буенча “Салават күпере” балалар бакчасына эшкә кайта. Анда алты ел эшләгәч Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, элекке интернат мәктәптә эшли, аннары 7нче мәктәп ачылгач, татар теле укытучысы булып шунда урнаша. Резедә Нигъмәтҗанованың 37 еллык педагогик стажы бар. Резедә зона турында “Әдәби әсәрләрне төсләр ярдәмендә анализлау” темасына мастер-класс үткәрде. Моңа кадәр төсләр ярдәмендә әдәби әсәргә анализ бирүне күз алдына да китерә алмый идем. Була икән. Төсләр ярдәмендә әсәргә карата үз фикереңне җиткерергә була.Әлбәттә, бу юлны укучылар да бик теләп кулланалар. Алар өчен ул кызыклы. Кызлар “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә көч сынаша.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев