Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәйдә мобилизацияләнгән егетләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә

Зәй районында өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм күрсәтелә.


Шәһәрдә мобилизацияләнгән гаиләләргә активистлар беркетелде. Һәр гаилә белән без даими аралашып торабыз һәм аларның үтенеч-мөрәҗәгатьләрен үтәргә тырышабыз. Мәсәлән, шәхси секторда яшәүче берничә кешене утын һәм йорт хайваннарын ашату өчен азык белән тәэмин итә алдык. Кайбер йортларда түбә ремонтланды. Кредит каникуллары алу һәм банк буенча башка сораулар белән мөрәҗәгатьләр дә күп булды. Бу проблемаларны чишү өчен һәр гаилә белән аерым эш алып барылды. Аналар көне уңаеннан мобилизация буенча чакырылган егетләрнең әниләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылды, ә хәзерге вакытта балаларга Яңа ел бүләкләре әзерлибез.
Мобилизацияләнгән гаиләләр белән хезмәттәшлек дәвам итә, безгә кергән сорау-мөрәҗәгатьләр хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев