Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәйдә вируслы инфекция йоктыручылар саны арткан: табиб киңәшләренә колак салыгыз

Хәбәр иткәнебезчә, республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны кинәт арту сәбәпле, 15 декабрьдән Татарстан баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшинаның инфекция таралуга юл куймауны күздә тоткан чикләүләр турында карары чыкты.

Зәй районы буенча да кискен респиратор вируслы инфекция йоктырып авыручылар санының артуы күзәтелә. Район буенча баш санитар табиб Ринат Насыйбуллин белдерүенчә, бу атна башына авыручылар саны - 407, шуларның 249ы - балалар. Бу, аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 25,7 процентка авыручыларның артуын күрсәтә.
- Бездә әлегә грипп диагнозы куелучылар юк, әмма кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручыларның арта баруы инфекциянең тиз йогышлы булуын күрсәтә. Шуңа да, профилактик чараларга җитди карау  мөһим. Монда төп биш профилактик чарага игътибарлы булырга кирәк. Кулларны еш юу, өстәл, җиһазлар өслекләрен даими дезинфекцияләү, авыру билгеләре булган кешеләргә якын килүдән тыелу, кеше күп булган урыннарга баруны чикләү, маска кию, гомумән, башка кешеләр белән аралашканда бер метр дистанция тоту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, яхшы йокы, витаминлы ризыклар куллану, саф һавада еш булу, ә авыру йоктырган очракта үз-үзеңне дәвалау белән мавыкмаска, табибка мөрәҗәгать итәргә; гаиләдә авыручы кеше булганда аны аерым бүлмәдә булырга киңәш ителә, - ди Ринат Миңнуллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев