Зәй офыклары

Үзара салым акчасы авылларны төзекләндерә

30 октябрь - 2 ноябрьдә муниципаль районда район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә халык белән очрашулары узды. Очрашуларда гамәлдәге үзара салым программасының якынча нәтиҗәләре һәм авыл халкын 2019 ел планнары белән таныштыру максат итеп куелды.

18 ноябрьдә барлык авыл җирлекләрендә 2019 ел өчен үзара салым билгеләү буенча референдум узачак.

2018 елда үзара салым программасы буенча район җирлекләрендә (алар 22)  барлыгы 2,7087 миллион сум акча җыелган. Үзара салым кеше башына 300 сум тәшкил итте. Торак пунктларда үзара салым акчасы юл эшләре, зиратларны карап тоту, җирлек  биләмәләрен төзекләндерү (урамнарны  яктырту, биләмәләрне яшелләндерү, кече архитектура  формаларын карап тоту һәм урнаштыру, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл әзерләү һәм урнаштыру), беренчел янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин итү, җирлек халкы ялы өчен шартлар тудыру, чишмәләрне төзекләндерү, юлларга таш җәю, су һәм урамнарны яктырту проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелде. Мәсәлән, районда иң зур җирлекләрнең берсе булган Аксарның биш торак пунктында юллар ремонтланып, аларга таш җәелде.  Болардан тыш, фонтан, авыл үзәге ремонтланды, агачлар киселде, берничә торак пунктта урам яктырткычлары  көйләнде, Сабантуй урыны, зират, һәйкәлләр, балалар мәйданчыклары  төзекләндерелде, белешмә такталары урнаштырылды.  Әлеге эшләргә 1429500 сум акча тотылган.
Районның башка җирлекләрендә дә шундый ук эшләр башкарылды. Бигеш җирлегендә Аулаш елгасы аша салынган күпер ремонтланды, Сәвәләй һәм Якты Күлдә рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр бетерелде, светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды.
Авылларда аеруча чишмәләргә игътибар ителде. Ал Бистәсе, Бигеш, Бохарай, Бура-Киртә, Югары Шепкә, Гүлкин, Әхмәт, Дмитровка, Сәвәләй, Кара-Елга һәм Чыбыклы авылларында чишмәләр төзекләндерелде.  Сармашбаш җирлегенә  караган Сармашбаш һәм Федоровкада да кизләүләр ремонтланып, тәртипкә китерелде.  
Киләсе  2019  елда исә авылда һәр яшәүчедән 500 сум үзара салым җыю турында хәл ителде.  Алга таба да үзара салым программасы буенча акчаларны шулай ук  авыл халкы тормышы өчен кирәк булган мөһим мәсьәләләргә тоту планлаштырыла.  Алар – юлларга таш җәю, авыл һәм биләмәләрне, зиратлар, һәйкәлләр, чишмәләрне  төзекләндерү, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру, урам яктырткычларын ремонтлау, авылга керә торган урында стелла һәм гидрантлар урнаштыру һ.б.лар.
-Узган ел үзара салым программасы буенча  җирлек халкыннан 139200 сум акча  җыелды. Һәр сум акча республикадан  дүрт мәртәбә артып кайтты. Әлеге программа буенча тупланган акчага җирлектә шактый кирәкле һәм файдалы эш башкарылды. Чыбыклы авылында Тукай урамына менә торган юлга таш түшәлде. Мәңгелек йорт – зиратлар да күз уңында. Алдагы елда авыл зиратлары йорты һәм коймалары ремонтланып, буялган иде. Быел исә Чыбыклы һәм Суык-Чишмә зиратларына алтакталар урнаштырылды. Җирлектә чишмә-кизләүләргә дә игътибар ителә: Хәния һәм Тукай урамындагы чишмәләр төзекләндерелде. Онбия урамына яктырткычлар урнаштырылды, Суык-Чишмәдә урам юллары төзекләндерелде.  Чыбыклыда ике балалар мәйданчыгы урнаштырылды (берсе - Тукай, икенчесе Совет урамында).  Яшьләр урамындагы балалар мәйданчыгы койма белән әйләндереп алынды. Болар нәтиҗәсе буларак, җәен әлеге мәйданчыклар малай-кызлар шавыннан гөрләп торачак, - ди Чыбыклы җирлеге башлыгы Илфат Гадершин.
Ил төкерсә, күл була, дип юкка әйтми халык.  Шулай итеп, үзара салым акчалары авылларга яңа сулыш өрә,  мәгънәле итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: