Зәй офыклары

Зәй аграрийлары кыр эшләренә әзер

Җиһанда яз. Район җитештерү комплексларында язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техникалар әзерлек сызыгында. Бу эш хуҗалыклар остаханәләрендә узган көз башланган иде.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов,  “Агрокөч-Логистика”, "Агрокөчсервис" җитәкчелеге, “Агрокөч” АҖ вәкилләре,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында техникаларның барлык системалары карала. Эш барышында тормоздан башлап идарә итү механизмнары, сигнал бирү төзеклеге  тикшерелә, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал һ.б.лар торышы күздән кичерелә.  
Аңа кадәр авыл хуҗалыгы идарәсенең район инженерлар хезмәте җитештерү комплексларында  авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген бер кат караган иде инде. Комиссия хуҗалык, авыл җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашып, аларның киңәш-гозерләрен тыңлый, хезмәтләрен стимуллаштыру,  кызыксындыру буенча фикерләре белән дә уртаклаша. Без комиссия белән  "Кадер" җитештерү комплексында   булдык.
Әлеге комлекста 13 - “МТЗ” тракторы, 10 куәтле заманча техника, 7 чәчү, 18  тырмалау агрегаты кыр эшләренә әзер. Хуҗалык механизаторлары - үз эшенең осталары, алар  ремонт барышында эшнең яхшы оештырылуын,  запас частьләргә  тоткарлык булмавын бәян иттеләр. Күңелләре күтәренке, һәрберсе эш дәрте белән яналар.
-Техникага мондый контроль  мөһим, кыр эшләрендә өзлексез эшләү генә түгел,  ә кайчак та техник торыштан без - тракторчылар   гомере  дә бәйле бит, – ди алар.

 Җитештерү комплексы җитәкчесе Рашат Саматов әйтүенчә, хуҗалыкта язгы бодай – 600, арпа - 2150, татлы тамыр – 1500, кукуруз 1500 гектар мәйдан биләячәк. Биредә көзге бодай 3000 гектар мәйдан били, ул яхшы кышлаган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары игътибарыннан бернәрсә дә читтә калмады.
-Зәйдә  язгы кыр эшләренә техника, машина-трактор парклары әзерлеге һәр елдагыча яхшы. Бүген менә бу уңайдан соңгы штрихлар ясала. Сездә яңа заманча техникалар белән тәэмин итү эше дә  яхшы куелган. Аларны сакларга гына кирәк. Тулаем алганда,   зәйлеләр быелгы  мөһим кампанияне дә  бик  яхшы әзерләнеп каршылый. Моның, билгеле, нәтиҗәсе дә яхшы була, - диде Тәлгать Галимҗанович.
Разиф Кәримов, механизаторлар алдында хисап тотып, район буенча тупланган орлыклык материал, ашлама, яңа техника белән тәэмин ителеш, көзге культураларны тукландыру буенча мәгълүмат бирде, стимуллаштыру максатыннан кызыксындыру чараларын ассызыклады.
- Район буенча язгы кыр эшләренә 500 механизатор һәм 290 трактор җәлеп ителәчәк, шуларның  54е заманча куәтле техника булачак.  Иртә-соңгы культура дигән төшенчә юк, җир ачылуга, чәчүгә керешәчәкбез. Узган ел чәчүнең төп эшләрен 12 көндә тәмамладык, быел да аны шулай бердәм эшләп, кыска срокта сыйфатлы итеп башкару зарур, - диде ул.
Аның чыгышын   “Агрокөч-Логистика”, "Агрокөчсервис" җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев  тулыландырды. Шул рәвешле, бүген игенчеләргә хәер-фатиха бирелде.
Сабанда сайрашыр чак җитә. Язгы кыр эшләрен борчу-мәшәкатьсез, имин, вакытында һәм сыйфатлы башкарырга язсын. Хәерле сәгатьләрдә булсын!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: