Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәй басуларында кызу урак өсте

Зәй басу-кырларында иртәнге сәгатьләрдән алып, төнгә кадәр комбайннар гөрелтесе тынмый. Көннәрнең аяз һәм коры булуы эшне тоткарлыксыз алып барырга мөмкинлек бирә. Барлык хуҗалыкларда да урып-җыю эшләре тулы көченә бара.

“Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсендә көзге бодай суктыру белән мәшгульләр. 180 гектар мәйдан биләүче көзге бодай басуында 4 комбайн эшли. Контроль суктырып карау гектарыннан 60 центнер уңыш күрсәткән. Бөртеклеләрнең дымлылыгы нормага туры килә, шуңа күрә комбайннар да җиңел бара, хәтта эшләгәннәренә күз дә иярми.


-Инде җиденче көн урып-җыю эшләре бара. Агрофирма буенча 14 комбайн икмәк суктыруда катнаша. “Шепкә”, “Алга”, Ялкын” бүлекчәләре басуларында көзге бодай уралар. Кайбер басуларда, урынына карап,
уңыш гектарыннан 73 центнерга җиткән мәйданнар да бар. Урып-җыюның җай белән баруында комбайнчыларның тырышлыгы мөһим роль уйный. Комбайннар көйсезләнә калса, тиз арада төзекләндерүче бригада билгеләнгән. Эш тулы куәттә бара, авырлыклар күрмибез. Быелгы сезонда мул уңыш көтәбез, иң мөһиме – исән-сау эшләргә, - ди “Зәй” агрофирмасының баш агрономы Олег Умнов.
Уңыш мул булгач, комбайн бункеры да тиз тула. Әзер торучы
КамАЗ машиналары суктырылган икмәкне Зәй элеваторына илтә. Комбайнчыларның һәр минуты исәптә, техникалар туктап тормый.

Зәй агрофирмасы механизаторы Марат Локманов дүртенче сезон комбайн штурвалы артында.


- Урып-җыю эшендә комбайнчы ярдәмчесе буларак
хезмәтемне башладым. Быел дүртенче тапкыр иген суктыруда катнашам. Эштә авырлыклар күрмибез, уңыш та бик яхшы. Иң мөһиме – уңышны түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алырга, ди ул.
13 яшеннән икмәк суктыруны күреп үскән Айрат Уразманов
- яшьләргә үрнәк, тәҗрибәле һәм алдынгы комбайнчыларның берсе. Җиргә, техникага, игенче хезмәтенә мәхәббәт кечкенәдән гаиләдә сеңдерелгән аңа.


- Уӊыш куандыра, комбайн гына ватылмасын, эшләүнеӊ бернинди авырлыгы юк,
- ди тыйнак кына Айрат Уразманов.
Район буенча бүгенге көнгә бөртеклеләр барлык мәйданның 11 процентында җыеп алынган. Бер гектардан уртача уңыш 51 центнер тәшкил итә. Икмәк булса
- җыр да була, ди халык. Игенченең күңелен ел буе куйган хезмәтенең нәтиҗәсен күрүдән горурлык хисләре били бүген, шул ук вакытта зур җаваплылык та йөкләнгән - үстерелгән икмәкне мөмкин кадәр кыска срокларда югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев