Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәй басуларындагы уңыш сөендерә

Көннәрнең яңгырсыз торуы урып-җыю эшләрен тулы куәттә алып бару өчен кулай. Игенчеләребез һәр сәгать, минутның кадерен белеп эшли.

 Район  авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белдерүенчә, 4 август иртәсенә бөртеклеләр барлык мәйданның 10 процентында җыеп алынган. Бу -  3609 гектарда (барлык мәйдан 36786 гектар)  эшләр төгәлләнгән дигән сүз. Бер гектардан уртача уңыш 51,1 центнер тәшкил итә.   Аерым алганда, көзге бодай – 1841 (уңдырышлылык - 58,1 центнер), арпа  1557 гектарда (46 центнер) урып җыелган.

-3 августтан механизатор-комбайнчыларыбыз борчак суктыруга кереште, ул 211 гектарда җыйналды, уңдырышлылык бер гектардан 26,5 центнерны күрсәтә. Гомумән, уңышка тел-теш тидерерлек түгел, - ди идарә башлыгы.

Бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дә башкарыла. Сенаж салу инде 65600 тоннага җиткерелгән, бу - икееллык итеп әзерләнгән дигән сүз. Печән 4678 тонна хәстәрләнгән.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев