Зәй офыклары

Зәй районы башлыгы тавыш бирүдә катнашты

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү кичә - 25 июньдә башланды.

Ул ял көне дип игълан ителгән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Зәй район территориаль сайлау комиссиясе рәисе  сүзләренә караганда, илнең төп документына үзгәрешләр кертү уңаеннан үз фикерләрен белдерү хокукына 40 меңнән артык зәйле  ия. Алар өчен 64 тавыш бирү  участогы ачылды. Күп кенә зәйлеләр  сайлау участокларында булырга өлгерде дә инде. 25 июньдә сайлау хокукына ия зәйлеләрнең 15 процентка якыны, участокларга килеп, үз фикерен белдерде.

 Бүген шуларның берсендә, дөресрәге, шәһәрнең 1нче мәктәбендә урнашкан участокта Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов үз тавышын бирде.

 – Атна дәвамында илебез Россия өчен әһәмиятле булган бурычны хәл итәчәк. Безгә Россия Федерациясе Конституциясен төзәтмәләр кертү буенча мөһим карар кабул итәргә тәкъдим итәләр. Районда барлык тавыш бирү участоклары кичә беренче сайлаучыларны кабул итте. Алданрак мин күпчелек участокларның әзерлеге белән таныштым. Алар барысы да әзер иде. Һәркем Конституциягә кертелүче төзәтмәләр турында  үз фикерен белдерергә тиеш. Шуның белән без илебезнең киләчәгенә нигез салабыз, – диде район башлыгы.

 Тавыш бирүдә барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәлә. Кешеләрнең бер үк вакытта бер бинада булуын минимальләштерү каралган. Барлык участоклар да көн саен санитар эшкәртү уза. Һәр өч сәгать саен дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру үткәрелә. Маршрутлар күрсәткечләр белән билгеләнгән, социаль дистанцияне саклау мөмкинлеге бирүче тамга төшерелгән. Җиһазлар куркынычсыз ераклыкта урнашкан, ә кабиналар, санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, бер-берсеннән тиешле ераклыкта урнаштырылган. Бинага кергәндә тавыш бирүчеләрдән дезинфектор сеңдерелгән келәмгә аяк киемнәрен сөртеп, кулларын антисептик белән эшкәртүләрен таләп итәләр,  махсус прибор ярдәмендә тән температурасын үлчиләр, шулай ук үзеңнеке булмаган очракта битлек, перчаткалар һәм каләм бирәләр.

-Искезәйлеләр  беренче көнне үк активлык күрсәтте: безнең участокта тавыш бирергә тиешле 300дән артык кеше үз тавышын бирде, -диде участок сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: