Зәй офыклары

Зәй районы башлыгының Сабантуй котлавы

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән иң гүзәл милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм!
Сабантуй бүген чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәменә әверелеп, милли традицияләрне гасырлар дәвамында саклап һәм үстереп килеп, үзенә халкыбызның иң яхшы сыйфатларын – игелеклелек, тормыш шатлыгы, хезмәт сөючәнлек кебек асыл сыйфатларны туплаган. Сабантуй ул табигатьнең яшәрүе, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы символы, халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Тынычлык һәм игелеклелек идеалларын гәүдәләндереп, халыклар культурасының үзара баюына ярдәм итеп, Сабантуй бүген дуслык, иминлек тантанасына әверелде.
Зәйлеләр быел да милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек белән килделәр. Районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыктылар – булачак уңышка нигез салдылар. Бүген матур булып тишелеп чыккан, чиста уҗым басулары күзләрне иркәли. Бу киләчәккә ышаныч һәм өметне уята. Без теләсә нинди шартларда да икмәк үстерүгә сәләтле авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре һәм үҗәтлекләре өчен рәхмәтле. Без крестьянның хезмәтен, иң мөһиме, тормыш символы – икмәкне зурлыйбыз!
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуй сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен, һәркемгә оптимизм, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын.

Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: