Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Көн темасы

Зәй районында игеннәр барлык мәйданның 22 процентында җыеп алынган

Бөртеклеләрдән уртача уңыш 51 центнер тәшкил итә.

Зәй районы басуларында күңелле хезмәт гөрелтесе: комбайннар ашлык суктыра, йөк машиналары бер-бер артлы алардан ашлыкны бушаттырып, икмәк кабул итү пунктларына юл ала.

Игенчеләр көннәр әйбәт торганда мөмкин кадәр күбрәк уңышны җыеп алу өчен тырыша.
 

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, бүгенге көнгә 7912 гектар мәйданда игеннәр урып суктырылган. Бу барлык бөртеклеләр мәйданының 22 процентын тәшкил итә. Уңыш бер гектардан - уртача 51 центнер. Элеваторларга илтелгән ашлык - 40377 тонна.
 

Аерым культураларга килгәндә, көзге бодай - 4559 гектардан 26315 тонна (уңыш - 57,7 центнер), арпа - 2113 гектардан 9792 тонна (46,3), арыш 89 гектардан 426 тонна (47,9) җыеп алынган.

Ә борчак уңышын җыю төгәлләнгән. Ул 3844 тонна тәшкил итә, уңыш гектарыннан - 33,4 центнер.

Александр Тимофеев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев