Зәй офыклары

Зәйдә Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр

Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Бу истәлекле көннең мәгънәсе - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3 декабрь көне дә очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү астында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан Ленинград шоссесының 41нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнгән. Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган:
“Исемең синең билгесез,
Батырлыгың - мәңгелек”
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Солдатлар батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Районыбыздан Бөек Ватан сугышына 11600 кеше киткән, шуның 7410ы сугыш кырларында башларын салган һәм хәбәрсез югалган.
Зәйдә Билгесез солдат көне һәр елны Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында билгеләп үтелә. Быел да бирегә хәрби комиссариат, хәрби-патриотик клубларда шөгыльләнүчеләр, яшьармиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.
Чараны “Форпост” клубы җитәкчесе Алексей Алексеев алып барды. Анда катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Александр Гурьянов, “Гвардия” эзтабарлар хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров чыгыш ясады.
Шунысын әйтик, Зәй эзтабарлары ел саен казу эшләрендә катнашып, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны табуга зур өлеш кертә. Быел гына да Зәй эзтабарлары 30лап кызылармияченең сөякләрен казып алдылар. Виктор Никифоров казу эшләрендә катнашкан эзтабарлар отрядының аерым әгъзаларына Мактау грамоталары тапшырды.
-Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә, - диде Валерий Григорьевич.
Митингта яу кырында башларын салган зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
 Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: