Зәй офыклары

Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты

Зәйдә мәктәп укучылары совет чаңгычысы, Олимпия уеннарының өч мәртәбә призеры, Дөнья чемпионы, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, дүрт мәртәбә Олимпия уеннары чемпионы, СССРның сигез мәртәбә чемпионы, “Чаңгы короле” Николай Зимятов белән очраштылар. “Универсиада дәресләре” республика акциясе кысаларында оештырылган чарада шәһәр мәктәпләреннән 400гә якын укучы катнашты.

Танылган спортчыларның Зәйгә килүе очраклы түгел, чөнки “Ялта-Зәй” чаңгы  спорты үзәгендә Бөтенроссия  сайлап алу чаңгы ярышлары уза. Анда Россиядән килгән студентлар көч сынаша. Зәйгә Россиянең 33 төбәгеннән 200дән артык яшь чаңгычы җыелды. 12 февральдә Зәйнең  Ринат Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Бөтендөнья кышкы Универсиадасына озату тантанасы  үтәчәк.
 Очрашуда спортчылар үзләре турында сөйләделәр, спорттагы җиңүләр һәм күп көч куеп та уңышка ирешә алмау очраклары турында бәян иттеләр, укучылар сорауларына җавап бирделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: