Зәй офыклары

Зәйдә "Ел хатын-кызы” бәйгесе

Республикабызда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы уздыру матур гадәте яши. Бүгенге тормышта, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан роле бик зур. Республика тарафыннан үткәрелә торган әлеге бәйге хатын-кызның башкаларга үрнәк була алырлык сыйфатларын ачуга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән. Ул - Президент ярдәме белән иҗтимагый оешмалар үткәрә торган бәйге. Башта бәйге урыннарда оештырыла, анда җиңүчеләр аннан үзләрен бәйгенең төбәкара турында сыный. Узган атнада аның төбәк туры районыбызда узды. Бәйге тантаналы төстә “Энергетик” Мәдәният сараенда ачылды. Анда Сарман, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәйдән конкурсантлар җыелды.

Залда иң талантлы, иң булган, спортта һәм иҗатта актив хатын-кызлар урын алды. Аларга һәртөрле булышлык итәргә, җан атарга төркемнәр, хезмәттәшләре дә килгән иде.  Кыскасы, бәйгедә  ун номинациядә биш дистәдән артык конкурсант үзләрен сынады. Бәйгенең баш хөкемдары «Татэнерго» АҖ  генераль директоры киңәшчесе, президиум әгъзасы, «Татарстан хатын-кызлары» төбәкара иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Гүзәлия Әхмәдиева иде.
-Әлеге бәйге ел саен республиканың социаль-икътисади үсешенә,
мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур
өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан оештырыла. Ә менә аның Зәйдә оештырылуы очраклы түгел, биредә талантлы, спортта һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән актив хатын-кызлар яши,- диде баш хөкемдар.
Бәйгене ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чапков катнашты. Ул кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләп, район торышы турында бәян итте.  

Бәйгедә Зәй данын   «Хатын-кыз - лидер» номинациясендә “Аккурайд Уилз Руссия” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте психологы Наталья Федина, «Өченче буын герое»нда Фәния Әгъзамова,  «Хатын-кыз - ана» номинациясендә  күп балалы Шәмсия Клушева, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият»тә  шәһәр мәдәният йорты хезмәткәре Әминә Зарипова, «Хатын-кыз - бизнес-леди»да эшмәкәр Ирина Токмашова, «Ир-егет - лидер»да яшьләр эшләре бүлеге белгече Ростислав Аладышкин, “Һөнәрем - язмышым»да  Валентина Попова, «Хатын-кыз – ел үрнәге»ндә узган ел районда  “Ел спортчысы” дип табылган Регина Салихова яклады.

Наталья Федина - заводның иң актив хатын-кызы, ул шәһәрдә үткәрелүче чараларда да теләп катнаша. Аның өчен җан атарга эш урыннан бер төркем егет һәм кыз килде.Моңа кадәр мондый бәйгеләрдә катнашкан юк иде, ди Наталья.
Ә менә шәһәрдәшебез Фәния Әгъзамова үзен нинди генә бәйгеләрдә сынамады! Үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, матур язмалары белән газета укучыларыбызны да  сөендерә ул.
Шәмсия ханым белән Сагындык Клушевлар үзләренең дүрт баласы өстенә сигез ятим бала тәрбиялиләр. Бу гаилә  районга Чиләбе өлкәсеннән кайтып төпләнде. Аларның үз ул-кызлары башлы-күзле инде, аларга  оныклар үстерешергә булышалар. Тәрбиягә алынган балаларның  өлкәне –Лилия дә тормышлы, ул гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Клушевлар бәйгедә үзләре бер сәхнә булып чыгып бастылар. Шәмсия ханым балаларны үлеп ярата, Сагындык ага белән Шәмсия ханымның бер-берсенә булган мөгамәләсе ул-кызларын да күчкән.Әлеге гаиләгә карап туйгысыз.
Билбау көрәшеннән ике тапкыр Дөнья чемпионы Регина Салихова да үзен лаеклы яклый бу бәйгедә.

– Билбау көрәше белән сигезенче класста укыганда -  ундүрт яшемдә шөгыльләнә башладым. Аны ташларга исәбем юк, -ди ике бала әнисе Регина.
Зәйлеләр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Райондашларыбызның һәр чыгышы уйланылган, исеме җисеменә туры килердәй иде.
Җиңүчеләр Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан шәһәрендә бәйгенең финалында катнашачаклар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: